Казанда “Хәзерге яшьләр һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре” студентлар конференциясе ачылды

16 май 2019 ел 12:41
Казанда “Хәзерге яшьләр һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре” студентлар конференциясе ачылды

Бүген, Рамазан аеның 11 нче көнендә, “Хәзерге яшьләр һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре” дип исемләнгән V Республика студентлар фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Әлеге конференцияне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты оештыра.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин конференциядә катнашучыларны сәламләде һәм үзенең кайбер үгет-нәсыйхәтләре белән мөрәҗәгать итте:

– Аллаһы Тәгалә бу җыелышның игелеген дөньяда да, ахирәттә дә күрергә насыйп итсен! Әлеге чараның нәтиҗәле узуын телим. Мөселман халыклары дөньясын халкыбыз матур традицияләр белән бизи. Кызганыч ки, вәгазь сөйләүченең җирлеккә хас гореф-гадәт, традицияләрне белеп бетермәү күренешләренә тап булабыз. Шуннан ул халык белән үзара аңлашуны югалтырга мөмкин. Вәгазь сөйләү, аралашу барышында милли үзенчәлекләрне искә алу бик мөһим. Мин сезгә ныклап халкыбызның гореф-гадәтләрен, төбәк тарихын яхшылап өйрәнүегезне сорар идем. Әлеге горефләр бездә юктан гына барлыкка килмәгән. Рухи-дини кыйммәтләрнең халык тормышы белән бәйләнгәнлеген яшь буын акылына сеңдерү бик мөһим.

Алга таба РИИның фәнни эшләр буенча проректоры Рафис Закиров быел студентлар конференциясе уздыруның әһәмиятенә тукталып, аның быел бишенче тапкыр узуын ассызыклап үтте: “Әлеге чара башта уку йортлары арасында оештырылды, хәзер конференциянең статусы республикакүләм дәрәҗәгә үсеп җитте. Катнашучылар саны елдан-ел арта бара, без шул рәвешле студентларның ел дәвамында алып барган фәнни эшчәнлекләренә берникадәр нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирәбез”.

Татарстанның барлык дини уку йортларыннан килгән шәкертләрне шулай ук Болгар ислам академиясе проректоры, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтыннан Эльмира Хәбибуллина, Татарстан Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре Үзәге директоры Ринат Патеев, Татарстан мөфтиятенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин сәламләп, конференциядә катнашучыларга уңышлар теләде.

Бүген конференция эшендә, дүрт секциягә бүленеп, 70тән артык студент чыгыш ясый. Секция җитәкчеләре көн дәвамында иң эчтәлекле һәм фәнни яктан иң камил чыгышларны бәяләп, җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр – “Хозур” нәшрияты китапларын тапшырачак. Башка еллардан аермалы буларак, Татарстанның 9 мәдрәсәсе, РИИ, КИУ, Болгар ислам академиясе шәкертләреннән тыш, КФУ, Казан дәүләт мәдәният институты студентларының секция темалары буенча фәнни-тикшеренү эшләре тәкъдим ителә. Секцияләрдә “Россиядә ислам дин гыйлеме: тарихы һәм хәзерге торышы”, “Мильтиконфессиональ киңлектә мәдәният һәм тел”, “Хәзерге җәмгыятьтә медиа һәм реклама: өйрәнү алымнары, эволюциясе, перспективалары”, “Дини принципларга нигезләнгән икътисад” мәсьәләләре буенча темалар карала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы