Әлкидә районкүләм ифтар үтте

17 май 2019 ел 09:15
Әлкидә районкүләм ифтар үтте

Кичә, Рамазан аеның 11 нче көнендә, Базарлы Матактагы “Йолдызлык” кафесында район башлыгы Александр Никошин исеменнән ифтар ашы үткәрелде. Анда районның барлык авылларыннан муллалар, мәчет картлары чакырылды. Кунаклар арасында хатын-кызлар да бар иде. Өлкәннәрне мәҗлескә авыл җирлекләре башлыклары алып килде.

Ифтарга җыелган халык алдында сөйләгән вәгазендә район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев Рамазан ае хакы турында тәфсилләп аңлатты.

Аннан соң кунакларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

– Бирегә бүген район авылларыннан иң хөрмәтле өлкәннәребез чакырылды. Кадерле абый-апалар! Сез авыл тормышын ипле, имин алып баруга үзегезнең зур өлешегезне кертәсез. Кылган һәр догагызда ил-көнгә тынычлык, муллык-бәрәкәт, елларның уңышлы килүен, игеннәрнең күкрәп уңуын телисез. Яшьләребезне әхлаклылык һәм ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә дә сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез. Һәрчак изге теләктә булуыгыз, күркәм эш-гамәлләрегез өчен рәхмәт сезгә. Һәркайсыгызга саулык-сәламәтлек, имин тормыш телим. Рамазан ае мөбәрәк булсын! – дип район җитәкчесе мәҗлестә катнашучыларга күркәм теләкләрен җиткерде.

Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та авыз ачарга җыелучыларны Изге Рамазан ае белән тәбрикләде.

– Районыбыздагы 30 мәчет тә әйбәт кенә эшләп тора. Өлкәннәребез авыл тормышында да актив катнаша. Төрле зур эшләрне башлар алдыннан без аксакалларыбыз белән киңәшләшәбез, өлкәннәребез фикеренә һичшиксез колак салабыз. Сезгә  уразаны сабырлык һәм тәкъвалык белән тотуыгызны, киләсе Рамазан айларын да исән-имин каршы алуыгызны телим, – диде ул.

Базарлы Матактагы “Актай” мәчете мәзине Әсхәт Шәрапов сүз алып, районыбызда төрле диннәр үсеше өчен уңайлы шартлар тудырылуын канәгатьлек белән билгеләп үтте. Мөселманнарны шулай зурлап авыз ачу мәҗлесенә чакырган өчен ул ифтарда катнашучыларның барысы исеменнән район җитәкчелегенә рәхмәт җиткерде. 

Менә кояш баю вакыты җитте, азан яңгырады. Кунаклар хөрмә, йөзем җимешләре, су белән авыз ачтылар. Аннан соң бергәләп ахшам намазы укыдылар.

Кафеның аш-су осталары кунакларга күп төрле тәмле ризыклар әзерләгәннәр иде. Шул сыйлардан авыз итеп, абый-апалар табын артында рәхәтләнеп сөйләшеп, аралашып утырдылар, ифтарны оештыручыларга рәхмәт әйтеп дога кылдылар.

Районкүләм ифтарда барлыгы йөз кеше катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы