Татарстан мөфтие: «Республика ифтары безнең йөрәкләрне берләштерә»

17 май 2019 ел 16:02
Татарстан мөфтие: «Республика ифтары безнең йөрәкләрне берләштерә»

Бүген, Рамазан аеның 12 нче көнендә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында VII Республикакүләм ифтарны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе үтте. Очрашуда спикерлар булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Казан Арена” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Радик Миңнәхмәтов, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең беренче вице-президенты Радик Абдрахманов һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова катнашты.

Исегезгә төшерәбез, VII Республикакүләм ифтар 2019 елның 25 маенда үткәреләчәк. Россиядәге иң зур авыз ачу мәҗлесләреннән саналган чараны, дөньякүләм спорт вакыйгалары уздырылу сәбәпле ике елллык “тәнәфестән” соң, быел янә “Казан-Арена” стадионы кабул итәчәк. Ифтарны оештыручылар составы да быел үзгәрешсез кала: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Казан-Арена” акционерлык җәмгыяте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдергәнчә, быелгы авыз ачу “ашының” яңалыгы булып катнашучыларның рекордлы саны тора – авыз ачу өчен табыннар һәм футбол кырында җәмәгать белән намаз уку өчен “намазлык” 15 мең кешегә җәеләчәк. Ифтарда традицион рәвештә күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, сәламәтлеге чикле кешеләр һәм халыкның социаль яктан якланмаган башка катламы катнашачак. Алар белән бергә ифтарга шулай ук төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, иҗтимагый һәм дини оешма вәкилләре, Иранның, Төркиянең һәм Казахстанның Казан шәһәрендәге илчеләре һәм баш консуллары чакырылган. Меңләгән мәҗлес кунакларының бер өлеше – республика районнары мөселманнары. Ифтарда аларның саны 2500 кеше булыр дип көтелә. Районнардан делегацияләр Казанның спорт объектына махсус оештырылган транспортта киләчәк.

– Ел саен без халыктан Республика ифтары турында уңай фикерләр ишетәбез. Бу – халыкның төрле катламнары бер өстәл артында авыз ачу, күмәк намаз уку урыны, – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт Сәмигуллин ифтарның көчле социаль характерга ия булуы турында, әлеге чара мөселманнар арасында кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм татарстанлылар арасында күршелек дуслыгын арттыруга ярдәм итә. – Моннан тыш, ифтар Казан һәм Татарстан мөселманнары өчен үзләренең милли лидерлары белән бергә намаз уку урыны булуы белән дә үзенчәлекле.

Татарстан мөселманнары башлыгы кыскача чараның программасы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, ифтар программасында республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм башка күренекле дин әһелләре вәгазьләре каралган.

Килгән кунакларны нәшид һәм мөнәҗәт башкаручылар чыгышы сөендерәчәк. Җәмәгать белән намазны футбол кырында ачык һавада үткәрү ниятләнә, ашау-эчү стадионның стилобаты астындагы урыннарда оештырылачак.

– Ифтарны оештыруда кече һәм урта бизнес вәкилләре катнаша – болар егермедән артык компания һәм физик зат. Иганәчеләр арасында шулай ук башка конфессияләр вәкилләре дә бар, – дип ассызыклады Радик Абдрахманов. Ул шулай ук ураза тотучылар өчен төзелгән меню белән таныштырды. Ул традицион рәвештә хөрмә, өрек, җиләк-җимешләр, су, сок, пылау, кискән ит һәм яшелчә, өчпочмак, бөккән, чәк-чәк, кәнфиттән тора. Бүгенге көндә ашамлыкларны әзерләү өчен 1,3 т дөге, 15 000 чәк-чәк, 600 кг кәнфит, 600 кг колбаса эшләнмәләре сатып алынган. Ашамлыкларны сатып алу дәвам итә. Бер кешелек порция 500 сумны тәшкил итә. Ашау-эчү ризыклары Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты тарафыннан әзерләнәчәк.

Айгөл ханым Биктимерова сүзләренә караганда, мондый чаралар уздырганда волонтерларның өлеше әйтеп бетергесез зур. Ифтарны тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен 1200 волонтер җәлеп ителде. Аларның иң өлкәненә – 79 яшь. Ифтарда волонтер булып катнашу өчен гаризалар 16 яшьтән өлкәнрәкләрдән кабул ителде.

– Волонтерлар мөселманнарның бергә җыелуын түгел, ә изге чараны уздырырга кирәклеген дә аңлап эш итәләр. Алар ураза тотучыларны ашату һәм шуның өчен савап алу нияте белән ифтарга бара, – дип билгеләп үтте Айгөл Биктимирова.Ул шулай ук 50 координарга ифтар вакытында 1000 волонтерның эшен оештыру буенча әзерлек чаралары тормышка ашырылу турында сөйләде. Диния Нәзарәтенең мөселман волонтерлары хәрәкәтенең әйдәп баручы лидерлары өчен Россиядә иң зур ифтар мәҗлесен уздыру буенча махсус укулар һәм алар арасында бердәмлекне ныгыту максатында командалы коучинг оештырылды. Координаторлар ихтыярчылар корпусы алдында торган бурычлар белән танышты, эшнең нәтиҗәлелеген арттыру ысулларын, вакыт һәм эшне башкаручылар белән идарә итүне өйрәнделәр.

Ул сөйләгәнчә, быел волонтерлар 20 майдан ук эшкә керешәчәк: алар мәҗлес үткәрү урынын оештыру, өмә үткәрү, өстәлләрне кую, келәмнәрне җәю, азык-төлекне пешерү өчен әзерләп кую, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне юу һәм киптерү белән шөгыльләнәчәк. Ифтарларны үткәрү көнендә волонтерларга шулай ук кунакларны каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ашамлыкларны бирү һәм аннары җыештыру эшләре йөкләнәчәк.

Моннан тыш, физик яктан мөмкинлекләре чикле булган һәм олы яшьтәге кунакларга стадионда уңайлыклар тудыру өчен 110 стюард катнашында хәрәкәтләнү өчен нәтиҗәле навигация уйланылган.

VII Республикакүләм ифтарына керү – бушлай билетлар буенча. Аларны Казан мәчетләреннән һәм Татарстан мөхтәсибәтләреннән алырга мөмкин. Шул ук вакытта республика мөфтие билетларның чикләнгән күләмдә булуын зур аңлау белән карарга чакырды: һәр татарстанлыны да чакыру билетлары белән тәэмин итү мөмкин түгел. Әмма оештыручылар тарафыннан билетлар җитмәүчеләр өчен стадионнан читтә авыз ачу өчен өстәмә 1000 данә ланчбокс та әзерләп куелачак. Чараның массакүләм үтүенә бәйле рәвештә Республика ифтарын оештыручылар катнашучыларга җәмәгать транспортында килергә киңәш итә.

Шунысы күркәм, хатын-кызлар өчен керү Ямашев урамы ягыннан, ә ирләр өчен Чистай урамы ягыннан оештырылачак. Катнашучыларга уңайлы булсын өчен тәһарәт алу өчен бүлмәләр эшләячәк: стадионда санузеллар һәм урамда биобәдрәфләр булачак. VII Республика ифтарында куркынычсызлык чараларын тәэмин итү өчен стадион территориясендә 30 металлорамка, 4 интроскоп урнаштырылачак һәм 30 шәхси сак предприятие вәкилләре, 2 ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадасы һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре булачак.

Очрашу ахырында Камил хәзрәт Рамазан аенда изге гамәлләр кылырга чакырды һәм бу мөбарәк айның һәр изге эшнең күп тапкырга артуын искәртте. Шул ук вакытта ул гөнаһларның да артуын ассызыклады. "Безнең карамакта Рамазан аеның яртысыннан күбрәге бар әле. Ул Аллаһы Тәгаләдән гафу сорау, ураза тоту һәм изге гамәлләр кылу өчен безгә бирелгән мөмкинлек», – диде ул.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы