Мөфти эш сәфәре белән Бөтендөнья ислам лигасы чакыруы буенча Согуд Гарәбстанында

27 май 2019 ел 12:27
Мөфти эш сәфәре белән Бөтендөнья ислам лигасы чакыруы буенча Согуд Гарәбстанында

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөтендөнья ислам лигасы чакыруы буенча Согуд Гарәбстанына халыкара конференциядә катнашу өчен эш сәфәре белән килде. Татарстан мөфтиен Җиддә аэропортында Коръән һәм Сөннәт Халыкара оешмасы (IOQAS) генераль сәркатибенең урынбасары Абдул Рахман Гомәр Бафлах каршылады. 

Бүген, Рамазан аеның 22 нче көнендә, Мәккәдә “Коръән һәм Сөннәт текстларында урталык һәм модерация кыйммәтләре” дип исемләнгән халыкара конференция ачылачак. Ул Мәккәдә – Аллаһының изге йорты каршында 27-30 май көннәрендә узачак. Бүген, өйлә намазыннан соң, 13.00 сәгатьтә конференциянең ачылышы көтелә. Әлеге чара ачылышында Ливанның, Мисырның баш мөфтиләре, Пакстанның дин эшләре буенча министры чыгыш ясаячак. Сәламләү сүзләрен шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль сәркатибе Йосыф бен Әхмәд Әл-Усаймин, Бөтендөнья Ислам Лигасы генераль сәркатибе Мөхәммәд Бен Абдул Кәрим Әл-Иса, Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров җиткерәчәк.

Бүген шулай ук “Урталык һәм модерация, әһәмияте һәм дәлилләре” дип исемләнгән беренче сессия башланып китәчәк. Утырышта дөньяның төрле илләреннән ислам уку йортлары җитәкчеләре, галимнәр, дин эшлеклеләре чыгыш ясаячак.

Конференция барган көннәрдә Татарстан мөфтиенең мөселман илләре җитәкчеләре, мөфтиләр, дөньякүләм танылган галимнәр белән очрашулары көтелә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, быелның 5 апрелендә Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Бөтендөнья ислам лигасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Мөхәммәд Бин Абдул-Кәрим Әл-Иса кул куйды. Әлеге тарихи вакыйга Казан Кремлендә Губернатор сараенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара эшчәнлеге Татарстан Республикасының һәм мөфтиятнең абруен күтәрү, шулай ук ислам үсеше өлкәсендә халыкара аренадагы урынны ныгыту, дөньякүләм мөселман киңлеге һәм мәгариф берләшмәләре белән ике яклы багланышта торуны арттыру максатыннан тормышка ашырыла.

Барлык эшлекле сәфәрләр чакырулар буенча Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең күппланлы эшчәнлеген тормышка ашыру тәҗрибәсен өйрәнү, шул исәптән Татарстанда конфессияләр арасында уңай мөнәсәбәтләрне җайга салу һәм мөселман мәгарифе системасы үсеше, шул исәптән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу максатыннан башкарыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы