Дагыстан мөфтие Болгар белән таныша

27 май 2019 ел 15:24
Дагыстан мөфтие Болгар белән таныша

Бүген, Рамазан аеның 22 нче көнендә, Дагыстан мөфтие Әхмәд хаҗи Абдулаев, татар халкының рухи мәдәният өлкәсенә караган тарихи ядкәрләре белән танышу өчен, Татарстанга килде.

Үз сәфәрен мөхтәрәм кунак Болгар музей-тыюлыгыннан башлады. Биредә аны Спас районы башлыгы Камил Ногаев, Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов, район имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров, тарихчы, музей-тыюлыкның фәнни хезмәткәре Җәмил Мөхәммәтшин каршы алды.

Әхмәд хаҗи Абдулаев борынгы Болгар җирлеген карауны 922 елда Ислам дине кабул ителүгә багышланган Истәлек билгесеннән башлады. Биредә аңа җир йөзендәге иң зур басма Коръәнне күрсәттеләр. Ул алга таба борынгы Җәмигъ мәчет урнашкан урынны һәм Зур манараны карады. Борынгы истәлекләр белән танышканнан соң, мөфти Ак мәчеткә юнәлде. Биредә кунакка мәчет имамы Али хәзрәт көн дәвамында Коръән укылу проекты турында сөйләде. Дагыстан дин эшлеклесе шулай ук әлеге мәчеттә сакланучы Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм чәченең тарихы белән кызыксынды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы