Татарстан мөфтияте һәм ЗАГС Идарәсе хезмәттәшлекне көчәйтәчәк

07 июнь 2019 ел 08:00
Татарстан мөфтияте һәм ЗАГС Идарәсе хезмәттәшлекне көчәйтәчәк

Кичә, Шәүвәл аеның өченче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә эшлекле мәсьәләләр белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина килде. Аның максаты – яңа вазифага керешкәннән соң мөселманнарның үзәкләшкән дини оешмасы – Татарстан мөфтияте эшчәнлеге белән танышу иде. Мөхтәрәм кунакны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.  

Беренче сүз башлап, Гөлшат Рәдиф кызы җәмгыять алдында торган төп мәсьәләне атады: “Бүгенге көндә төп проблемаларның берсе – гаиләләрне саклау”. ЗАГС идарәсе җитәкчесе сүзләренә караганда, бары дини оешмалар һәм конфессия вәкилләре белән кулга-кул тотынып эшләгәндә генә гаилә мәсьәләләрен чишүгә уңай якын килеп булачак. ЗАГС Идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина бу юнәлештә эшләүне күздә тотып Татарстан мөфтияте белән төзелгән килешү барлыгы турында искә төшерде һәм бергә нәтиҗәле эшләү буенча планнарны яңарту кирәклегенә тукталды:

– Камил хәзрәт, сезне, Татарстан мөселманнарының башлыгы һәм җитәкчесе буларак, 11 июнь көнне Татарстан Республикасы ЗАГСының Иҗтимагый совет утырышына көтеп калабыз. Безгә барлык конфессия вәкилләре белән бергәлектә нәкъ менә гаилә проблемалары буенча бергә утырып сөйләшергә вакыт җитте. Без беренче тапкыр зур составта җыелачакбыз. Очрашуга шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик чакырулы. Без Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең гаилә кыйммәтләрен саклау буенча күпкырлы тәҗрибәсен сезнең авыздан ишетүгә бик шат булыр идек.

Камил хәзрәт Сәмигуллин чакыруны бик теләп кабул итте һәм Иҗтимагый совет утырышында бик теләп катнашырга сүз бирде. Шунысы куанычлы: әлеге утырыш видеоэлемтә аша уздырылачак, анда муниципаль берәмлекләр, район башкарма комитеты вәкилләре дә катнашыр дип көтелә.

Гаилә институтын ныгыту һәм үстерү Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлтелгән чаралар Казыйлар шурасы, Голәмәләр шурасы, нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге, мәчетләр каршындагы гаилә үзәкләре һәм мөфтиятнең Ышаныч телефоны хезмәте тарафыннан гамәлгә ашырыла. 

Казыйлар үзләренең иң мөһим эш юнәлешен гаилә кыйммәтләрен саклауда күрәләр. 2018 елда казыйлар халыктан кабул ителгән барлыгы 500 мөрәҗәгатьне, шул исәптән гаилә һәм никах мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләрне, карады. Моннан тыш, тагын 900-дән артык консультацияне казыйлар телефон элемтәсе аша биргән. Һәр бәхәсле эшне караганда, казыйлар гаиләне саклап калу ягында торалар.

Казыйлар шурасы һәм һәр казыят каршында шулай ук Гаилә мөнәсәбәтләрен саклау комиссиясе эшләп килә.

Нәзарәтнең Голәмәләр Шурасы тарафыннан эшләнеп, быел республика күләмендә үз көченә кергән «ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә» дә мөселман гаиләләрен ныгытуга юнәлтелгән: анда гаилә дини йолалары стандартлаштырылган, республика имаманары һәм казыйлары өчен никахны теркәү һәм талак кагыйдәләре билгеләнгән.

Татарстан Республикасы мәчетләре каршында шулай ук Гаилә үзәкләре эшләп килә. Үзәкләрдә никах укытудан тыш, никахлашырга әзерләнгән яшьләргә, яшь гаиләләргә нәсихәтләр бирү, кризистан чыгу юлларын күрсәтү, гаиләне саклап калу чараларын күрү, психологик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнәләр.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең методик җитәкчелегендә Россиянең мөселман хатын-кызлары берлеге һәм хатын-кызлар белән эшләү бүлеге хатын-кызларны борчыган тормышчан мәсьәләләрне хәл итү буенча җитди хезмәт башкара. Монда мөрәҗәгать итеп, гаиләдә килеп туган төрле каршылыклар һәм аерылышуга нисбәтле сорауларда хатын-кызлар үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында белешәләр һәм психологик ярдәм дә алалар. Берлек каршында эшләп килгән Мөслимәләрне эшкә урнаштыру Үзәгенең эшчәнлегенә дә гүзәл затлар бик мохтаҗ. Гаилә кыйммәтләрен ныгытуда да Берлекнең тырышлыклары әйтеп бетергесез. “Никах ярминкәсе”, Хәләл туй ярминкәсе, ялгыз ир-атларны һәм хатын-кызларны гаилә кору максатыннан таныштыру өчен даими рәвештә төрле очрашулар оештырыла.

Диния Нәзарәтенең Ышаныч телефоны 2017 елдан бирле эшләп килә. «Кайнар телефон линиясе» аша борчыган сорауларны шалтыратып һәркем бирә ала. Ышаныч телефоны эш көннәрендә сәг.10.00-17.00 кадәр 8(939)505 07 00 номеры буенча эшли. Сорауларга мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җавап бирә, таркалуга таба барган гаиләләрнең теге яки бу хәлләрен дини караш күзлегеннән чыгып бәяли һәм киңәш бирә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы