Путин яшь буынга Коръән укырга киңәш итте

07 июнь 2019 ел 10:39
Путин яшь буынга Коръән укырга киңәш итте

Россия Президенты Владимир Путин яшь буынга Коръән, Инҗил һәм Тәүрат укырга киңәш итте.

"Интерфакс" агентлыгы хәбәр иткәнчә, халыкара мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре белән очрашуда катнашучыларның берсе Президенттан, дөнья лидеры буларак, балаларга үсеп җиткәнче укырга киңәш ителгән нинди дә булса китапны атауны сорады.

"Инҗил укысыннар. Һәрхәлдә, бу файдага гына булачак. Тәүрат, Коръән укысыннар. Болар барысы да малайларга да, кызларга да файдалы булачак", - дип җавап бирде Президент.

"Бөтен дөнья диннәрендә гуманистик башлангычлар салынган, һәм әгәр без бу кагыйдәләргә буйсынсак, дөнья яхшырак, тынычрак һәм тотрыклырак булачак",  – дип аңлатты ул.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы