Мөфти Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре белән очрашты

07 июнь 2019 ел 13:35
Мөфти Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре белән очрашты

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җәзаларны үтәтү системасы вәкилләре белән очрашты. Очрашуда юридик фәннәр докторы, профессор, Россия Федерациясе юстициясенең отставкадагы икенче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе Салих Шамсунов, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте фәнни-тикшеренү институтының баш фәнни хезмәткәре, отставкадагы полиция генерал-лейтенанты, юридик фәннәр докторы Николай Румянцев, юридик фәннәр кандидаты Эльдар Нарусланов, шулай ук мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов катнашты.

Салих Шамсунов билгеләп узганча, РФ Президенты тарафыннан иректән мәхрүм итү урыннарында террорчылык һәм экстремизмга каршы торуга юнәлтелгән комплекслы план имзаланган. “Хәзерге вакытта без тоткыннар белән эшләү һәм иреккә чыкканнан соң аларны җәмгыятькә яраклаштыру ысулларын өйрәнәбез. Мөмкин булганча аларның дөньяга карашларына йогынты ясыйбыз, тоткыннарның традицион исламны тотуларын телибез”.

Татарстан мөфтие кунакларны сәламләде һәм Татарстанның төзәтү учреждениеләрендә җәза үтүче, хөкем ителүчеләрне дини тәрбияләү буенча башкарылучы актив эшләр белән таныштырды. Очрашу барышында төзәтү колонияләре имамнарының төрмәгә керү тәртибенә, оперативниклар һәм тәрбиячеләрнең имамнар белән багланышына кагылышлы агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алышу узды, шулай ук республиканың пенитенциар учреждениеләрендә экстремистик карашлар таралуны профилактикалауга игътибарны бергәләп көчәйтү мәсьәләләре каралды.

Мөфти киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов хөкем ителүчеләрне дини тәрбия кылу мәсьәләләре буенча фикер алышу барышында бүгенге көндә җәза үтүче мөселманнарның күркәм рәвештә рухи яктан савыгуларын билгеләп үтте. Дин вәкилләре белән әңгәмәдән соң күп кенә тоткыннарның карашлары үзгәрә, алар дингә килә, төзәлергә ашыгалар, закон кушканча яшәргә омтылалар. Шуңа күрә иректән мәхрүм итү урыннарында дини конфессияләр вәкилләренең башкарган эшләре бик тә әһәмиятле.

Салих Шамсунов Татарстан Республикасы мөфтие киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитовның «Пенитенциарная система и духовно-нравственное воспитание: От наказания к исправлению» дип исемләнгән фәнни китабын югары бәяләде. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте белән Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең үзара хезмәттәшлегенең бай һәм нәтиҗәле тәҗрибәсе хөкем ителүчеләр белән эшчәнлекнең тәкъдим ителә торган алымнарының ачык мисалы сыйфатында әлеге басмада китерелә.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак республиканың барлык колонияләрендә бүгенге көндә гыйбадәт кылу бүлмәләре булдырылган. Аларга намаз укучы, ураза тотучы һәм шәригать кануннарын үтәүче биш йөздән артык тоткын йөри. Һәрбер төзәтү учреждениесенә тәҗрибәле, махсус белем күнекмәләренә ия имамнар беркетелгән, алар Җәзаларны үтәү федераль хезмәте вәкилләре белән тыгыз багланышта тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу буенча зур эш алып баралар. Моннан тыш, тоткыннарны тикшерү узган дини әдәбият белән тәэмин итү, мөселман бәйрәмнәре уңаеннан чаралар оештыру, шулай ук вәгазь кичәләре һәм Коръән укучылар конкурсы үткәрү буенча эш җайга салынган.

Шунысы игътибарга лаек, Татарстан Республикасы башка төбәкләр арасында дини оешмаларның тоткыннар белән эшләве өлкәсендә әйдәп баручы буларак танылу алды.

Очрашу ахырында Камил хәзрәт Сәмигуллин фәнни интеллигенция вәкилләренә “Хозур” нәшрият йорты нәшер иткән китапларны бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы