VIII Мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул итү башланды

07 июнь 2019 ел 11:01
VIII Мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул итү башланды

2019 елның 12 июленнән 19 июленә кадәр Болгарда VIII Мөселман яшьләре форумы узачак. Ел саен уздырыла торган әлеге җыен быел Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Тәфсир елына багышлана. Форумның төп темасы Коръән булачак.

Форумда катнашуга 18 яшьтән алып 30 яшькәчә мөселманнар чакырыла. Җыен кысаларында лекцияләр, дәресләр, дөньякүләм танылган шәхесләр белән очрашулар оештырылачак. Тирән белем бирү программасыннан тыш, яшьләрне бай күңел ачу өлеше көтә: тренинглар һәм мастер-класслар, фикер алышу һәм түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм спорт чаралары, шулай ук интеллектуаль һәм спорт уеннары.

Традиция буенча форум Болгар музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан палаткалы шәһәрчектә оештырыла. Форумда катнашу өчен:

1. Сылтама буенча теркәлү узарга һәм гариза тутырырга;

2. Оештыручылар Форумга ни өчен нәкъ менә сезне алырга тиеш булуы хакында пост язарга һәм аны #фмм_8 хэштегы белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга;

3. Язмада VK @forummuslimmol; Instagram @muslimmol сәхифәләрен билгеләргә кирәк.

Катнашучының профиле ачык булырга тиеш, юкса аның язмасы күренмәячәк. 

Гаризалар 2019 елның 7 июленә кадәр кабул ителә. Форумга бару хакы 1000 сумны тәшкил итә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы