Бүген Казанда “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башланып китте. Быел бу чара унынчы тапкыр үткәрелә.
Көн дәвамында форум делегатлары бүленеп берничә дискуссион мәйданчыкларда эшләделәр. IT-паркның конференц-залында узган утырышны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкләде. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән вәкилләр “Халыкның көндәлек тормышында татар дин әһелләренең тоткан урыны һәм аны көчәйтү юллары” темасы буенча сүз алып барды.
Әлеге чара Казан шәһәренең “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның Коръән укып дога кылуы белән башланып китте.
Алга таба Җәлил хәзрәт утырышта күтәреләчәк мәсьәләләр һәм катнашучылар белән таныштырып узды. Секция эшендә барлыгы унга якын имам чыгыш ясады, алар татар дин әһелләренең авыл тормышында тоткан урыны һәм аларның татар мөхитендә катнашуы, имам-хатыйбның мәхәллә эчендә социаль хезмәт башкаруы һ.б. мәсьәләләрне күтәрделәр.
Беренче булып Җәлил хәзрәт үзе чыгыш ясады. Ул татар җәмгыятенең яшәеше һәм рухи үсеше өчен дингә хезмәт итүчеләрнең – имамнар, мөгаллимнәр, остазлар, мөәзиннәр, аксакалларның бәяләп бетергесез зур хезмәт куюларын билгеләп үтте. Алга таба имамнарның дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләренә тирәннән тукталды, имам һәм мәчет алдында торган бурычларны кузгатты - алар бүген дини гыйбатләрне башкару белән генә чикләнми: “Безнең эшебез бик җаваплы. Мин егерме тугыз ел буе районда мөхтәсиб булып эшлим. Шул дәвердә төп эшебездән тыш без күпләгән спорт чаралары, төрле конкурслар үткәреп киләбез. Беләбез ки, болар барысы да халыкны дингә якынайту өчен эшләнә. Ә мәчет ул рухи тәрбия үзәге һәм кеше имамга җанына тынычлык табар өчен килә”, – дип, дин әһелләренең вазифалары белән таныштырып үтте.
Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең эшчәнлеге дәверендә юлыккан матур үрнәкләргә дә тукталды: “Мин вәгазь белән Кукмара районындагы 22 йортлык Бакчасарай дигән авылга бардым. Барып кергәч имамнары болай ди: “Җәлил хәзрәт, син безгә намаз турында сөйләмә, чөнки бездә намаз укымаган кеше юк. 22 йортлы авылдан 12 кеше хаҗда булды. Сез безгә әдәп-әхлак турында сөйләгез”, – диделәр. Күркәм нәтиҗәләргә ирешү өчен ул шушы мисалдагыча тырышып хезмәт куярга өндәде.
Татар имамнарының күркәм гамәлләре буенча үз чыгышын шулай ук Балтачтан килгән язучы Гарифҗан ага Мөхәммәтшин дәвам итте. Ул «Балтач мәчетләре. Үткәне һәм бүгенгесе» исемле зур әһәмияткә ия булган китабының язылу тарихы турында сөйләде. Гарифҗан ага: «Мин һәркемнән, үз авылы мәчете тарихы белән кызыксына башлаганчы, китап башындагы «Кыскача тарихи белешмә» белән танышуларын сорар идем», – диде. Ул китапны уку барышында туачак күп сорауларга җавап инде бирелгәнен искәртте. Автор архивларда эшләү, һәр авыл мәчетенеӊ тарихын барлау, аерым шәхесләрнеӊ тормышын чагылдырган мәсьәләләргә тукталды. «Китап белән танышканнан соӊ, аныӊ ахырында урнаштырылган «Ислам дине һәм кеше тормышы» исемле вәгаземне укуыгызны телим, чөнки ул минем йөрәгемнән чыгып язылган», – диде Гарифҗан Мөхәммәтшин.
Утырышта үзенең чыгышларын Киров өлкәсеннән килгән имам-хатыйб Рәшит Әхәтов, Оренбург өлкәсеннән килгән имам-мөхтәсиб Элдар Кутуев, Удмуртия Республикасының Глазов шәһәре мәчете имам-хатыйбы Дамир Әхмәтов, Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев дәвам иттерде.