Чит төбәкләрдән килгән татар имамнары: “Камил хәзрәтнең татарча вәгазь уку башлангычын хуплыйбыз”

13 июнь 2019 ел 23:32
Чит төбәкләрдән килгән татар имамнары: “Камил хәзрәтнең татарча вәгазь уку башлангычын хуплыйбыз”

Бүген Казанда “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үз эшен башлап җибәрде. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән делегатлар Татарстан башкаласында өч көн дәвамында төрле темаларга фикер алышачак, тәҗрибә уртаклашачак, бер төркем чараларда катнашачак.

Форумның беренче көненнән үк аның эшендә иң актив катнашучылар булып Татарстан мөхтәсибләре һәм Татарстан Диния Нәзарәте җитәкче вәкилләре торды. Милли-дини җыен “Татар халкының үсеш Стратегиясе” эскизын тәкъдим итүдән башланды. Аны тулыландыру һәм камилләштерү буенча үзләренең тәкъдимнәре белән Диния Нәзарәте исеменнән республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка дин әһелләре чыкты. Соңыннан делегатлар берьюлы төрле бәхәс мәйданчыкларында узган фикер алышуларга таралды.

Шуларның берсе Казан Федераль Университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында “Дини оешмаларда татар теленең кулланылышы” дигән исем астында узды. Мәйданчыкның эшен модератор буларак Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин алып барды. Ул җыенны дога кылып башлады һәм иң беренче сүзне Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллинга тапшырды. Үзенең чыгышында ул төбәктәге дин-милли вәзгыять белән таныштырды: регионда бердән-бер татар мәктәбе эшләп килә, анда 500-ләп бала укый. Мәктәпнең бинасын һәм эшчәнлеген киңәйтү өстендә эшчәнлек алып барыла. Талип хәзрәт сүзен Татарстан мөфтиятенең һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның татар милли үзенчәлекләрне сакла калуда тырышлыкларын уңай бәяләп тәмамлады: "Камил хәзрәтнең җомга вәгазьләрен татар телендә алып бару башлангычын хуплыйбыз".

Сөйләшү барышында Татарстан Диния Нәзарәтенең әлеге тәҗрибәсен татар дин әһелләре тарафыннан башка берничә төбәктә дә куллана башлавы ачыкланды. Мәсәлән, Иркутск өлкәсе мөфтие Фәрид хәзрәт Миңгалиев шуның турында сөйләде. Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган хәзрәт җомгаларны татарча һәм татар булмаган мәхәллә әгъзалары өчен русча тәрҗемә белән алып бара.  

Дини эшчәнлектә уңай нәтиҗәләр белән Финляндия мәчетенең имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Беляев уртаклашты. Милләттәшләрне бөтен Финляндия татарлары исеменнән сәламлап, ул аларның тарихи Ватаннарыннан, кардәшләреннән, туган мохиттән аерылган хәлдә миллилекләрен ничек саклап калулары хакында сөйләде. Аларда вәгазьләрне татар телендә генә уку күптәннән алып барыла. "Чөнки җомгалар - милләтебез мәдәниятенең иң югары ноктасы", - дип ассызыклады хәзрәт. Бүгенге көндә Хельсинкида ике татар мәхәлләсе эшләп килә. Татарлар өчен ислам нигезләре буенча балаларга "Sаlam" дип исемләнгән дәреслек һәм "Мәхәллә хәбәрләре" журналы чыга. 

Секция эше алга таба да төрле төбәкләрдән килгән имамнарның үз эшчәнлекләрендә татар теле кулланылышы тәҗрибәсе белән танышу буларак дәвам итте.
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы