Мөфти ТР Президентының мөселман руханилары белән очрашуында: "БИА - өммәтне берләштерүдә тәүге адым"

15 июнь 2019 ел 18:54
Мөфти ТР Президентының мөселман руханилары белән очрашуында: "БИА - өммәтне берләштерүдә тәүге адым"

Бүген Болгар ислам академиясендә «Изге Болгар җыены» кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Мөселман дин әһелләре белән традицион очрашуы узды. Түгәрәк өстәл артында илебез өммәте алдында торган иң мөһим мәсьәләләр, шул исәптән ислам мәгариф системасы үсеше, мөселманнарның уртак мәнфәгатьләрен яклауда һәм көн кадагындагы  проблемаларны хәл итүдә бердәмлек һәм теләктәшлек булдыру турында фикер алыштылар. Сөйләшүдә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Татарстан мөселманнары башлыгы, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук Мәскәү, Чечня, Дагыстан, Ингушетия, Кырымның мөселман дин әһелләре катнашты. Очрашуда төрле дәрәҗәдәге дәүләт җитәкчеләре: Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли советы рәисе Васил Шәйхрәзиев, Россия Федерациясе Президентының эчке сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин катнашты, милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин.

Рөстәм Нургалиевич кунакларны сәламләп, ислам дөньясында барган процесслар бүген Россия өммәтендә дә тулысынча чагылыш таба, дип ассызыклады. Ул мөселманнарның берләшүе, тискәре тенденцияләргә каршы бердәм алымнар эшләү кирәклеген билгеләп үтте. Бу процесста Болгар ислам академиясе мөһим роль уйный. "Әле күптән түгел генә без әлеге мәгариф учреждениесе нигезенә истәлек ташы салу тантанасында катнаштык, ә инде быел ук мөселман дине буенча беренче докторлык диссертациясен яклау планлаштырыла. Без академияне тәмамлаучылар җәмгыятьтә традицион рухи кыйммәтләрне ныгытуга ярдәм итәр дип өметләнәбез», - диде Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстанның ислам оешмалары һәм мөселман дөньясы илләре белән хезмәттәшлек итү буенча уңышлары турында сөйләде. «Шуның белән бергә, бүген мөселман дөньясында ислам битлеге белән капланган экстремистик оешмаларның эшчәнлеге тудырган тотрыксызлык хәлендә яшәгән төбәкләр һәм илләр күп. Шуңа бәйле рәвештә мөселманнарның бердәмлеге, шулай ук мөселман мәгарифе системасының алга таба үсешенең кирәклеге ачык күренә», - дип белдерде ТР Президенты һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга сүз бирде.

Мөселман башлыгы үз чыгышында Россия өммәтенең бердәмлеге темасын дәвам итте һәм изге Коръәндәге "Әлү Гыймран» сүрәсенең бердәмлеккә чакыручы 103 аятен укыды. Камил хәзрәт чынбарлыкта өммәттә бердәмлек юк, дип зарланды. "Ләкин Болгар ислам академиясе Россия мөселманнарын берләштерүдә тәүге адым булып тора, чөнки ул үз бинасында төрле мөфтият вәкилләрен җыя".

Алга таба очрашу барышында әлеге фикер берничә тапкыр яңгырады, шул исәптән Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тарафыннан да. Аерым алганда, ул түбәндәгеләрне билгеләп үтте:

- Беренче адым, чыннан да, эшләнгән, - диде ул БИАның ачылуын истә тотып. – Әмма беренче адымнарын ясаучы балага ярдәм кирәклеге кебек, академия дә ярдәмгә мохтаҗ. 

Минтимер Шәрипович Болгар ислам академиясенең Попечительләр советы оештыру кирәклеген ассызыклады һәм БИА базасында Бөтенроссия голәмәләр шурасын булдыру турында мәсьәләсен кабат куйды - бу исламның глобаль мәсьәләләре буенча бердәм һәм килешенгән карарлар чыгарырга ярдәм итәр иде. «Моны кичектерергә ярамый!" - диде Минтимер Шәймиев. 

Тәлгать хәзрәт үз чиратында БИАның тиздән үз җимешләрен бирә башлавына һәм аны тәмамлаучылар озакламый Россия территориясендә Исламның асыл кыйммәтләрен таратуына өмет белдерде. «Әмма мәгариф эшендә ашыгырга ярамый, - дип кисәтте ул. - Бу бик мөһим эш. – Иң танылган академияләр гасырлар буена формалашты».

Очрашуда сүз шулай ук профильле дәүләт структуралары вәкилләренә дә бирелде. РФ Президентының эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү департаменты башлыгы ассызыклаганча, бүген Дәүләт Башлыгы Россиядә ислам мәгарифе системасын үстерүгә зур игътибар бирә. "Хәзер региональ хакимиятләр дини оешмалар белән берлектә дини ислам оешмаларының кадрлар составына, дини уку йортларына ревизия үткәрә. Бу безнең дини уку учреждениеләребез конкуренциягә сәләтле булсын өчен, план эшләү һәм уртак көч кую өчен кирәк», - диде Евгений Еремин.

Моннан тыш, киңәшмә кысаларында балалар һәм яшьләр өчен рухи-мәгариф лагере оештырырга тәкъдим ителде. Шунысы игътибарга лаек, ТР Диния нәзарәтенең Болгарда мондый проектны тормышка ашыру буенча күпьеллык тәҗрибәсе бар: елына ике тапкыр бу җирдә мөселман яшьләренең кышкы һәм җәйге форумы уза. Егетләр һәм кызлар Россиянең төрле төбәкләреннән килә - алар өчен биредә лекцияләр, дәресләр, галимнәр һәм дин белгечләре белән очрашулар оештырыла. Бай белем бирү программасыннан тыш, яшьләрне күңел ачу чаралары да көтә: тренинглар һәм мастер-класслар, дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм спорт чаралары, шулай ук өстәл һәм интеллектуаль уеннар. Киләсе 8 нче форум 2019 елның 12 июленнән 19 июленә кадәр узачак һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Коръән тәфсире елына багышлана. Форумның төп темасы Коръән булачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы