Болгар җыенында Минтимер Шәймиев мөселман дин әһелләре белән очрашты

16 июнь 2019 ел 13:09
Болгар җыенында Минтимер Шәймиев мөселман дин әһелләре белән очрашты

Болгар җыены вакытында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев мөселман дин әһелләре белән очрашу үткәрде. Әлеге чарада Россиянең төрле төбәк мөфтиятләре вәкилләре, Татарстан имамнары һәм мөхтәсибләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр катнашты. Моннан тыш, чит ил кунаклары арасында Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Садыйк бәй Доган, Бахрейнның Югары шәригать суды рәисе Ибраһим әл-Мурейхи, катнаш көрәш буенча дөнья чемпионы Олег Тактаров һ.б. бар иде. Сөйләшүдә Татарстан вәкилләреннән шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һ.б. катнашты. 

Очрашу махсус чатырда эшлекле аралашу белән башланып китте: Минтимер Шәрип улы Шәймиев Төркиядән килгән фән эшлеклеләрен, тарихчыларны тәкъдим итте. Аларның хәзерге вакытта Шәһре Болгар җирлегенә Алтын Урда тарихын өйрәнү өчен килгәнлекләрен ассызыклап узды. 
Алга таба ТР Дәүләт Киңәшчесе һәрбер дин әһеленә үзенең эчкерсез сәламнәрен җиткерде, дин башлыклары белән күрешеп чыкты, Болгар җыеныннан алган тәсирләре белән уртаклашты. Кунаклар шулай ук быелгы җыенда беренче тапкыр уздырылган көрәш ярышын дәвамлы итү, Болгар ислам академиясе янәшәсендә җәйге балалар лагерен оештыру мәсьәләләре буенча кыскача үз фикерләрен әйттеләр.
Дин әһелләре үз чиратында шәһре Болгарда тарихи мирас һәйкәлләрен торгызу һәм яңарту буенча фидакарь хезмәте өчен ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев адресына иң зур рәхмәт сүзләре яңгыратты. Үз чиратында, Болгар җыенын хөрмәт итеп килгән һәм аны уздыруда теләктәшлек күрсәткән дин әһелләренә Минтимер Шәймиев шулай ук тирән ихтирамын белдерде: “Болар барысы да безнең бергәләп кулга-кул тотынышып эшләгән эшләребез. Югары дәрәҗәдә Болгар җыенын уздыру сездән башка мөмкин булмас иде”, – дигән сүзгә җавап итеп Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев уенын-чынын бергә кушып: “Без барыбыз да вагон кебек. Әмма аны тартып баручы паравоз булмаса, вагоннар тик торыр иде”, – дип җавап бирде. Россия төбәкләреннән килгән мөфтиләр, татар дин эшлеклеләре исеменнән рәхмәт сүзләрен Ханты-Манси автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов җиткерде. Ул Татарстан Республикасында бай рухи мирасны саклау буенча әһәмиятле эшләр башкарылуына тукталып үтте, шулай ук Татарстан мөфтияте тарафыннан күренекле дин әһеле Габделхак хәзрәт Саматовның укулары уздырылу, китаплары бастырылуны уңай бәяләп, рәхмәтен әйтте. 

Очрашу ил-көнгә бәрәкәт теләп догалар кылу белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы