“Хозур” нәшрият йорты М. Сөләйманиның дүрт томлы “Ислам тарихы” китабын нәшер итте

17 июнь 2019 ел 14:04
“Хозур” нәшрият йорты М. Сөләйманиның дүрт томлы “Ислам тарихы” китабын нәшер итте

“Ислам тарихы” – ХХ йөз башында татар телендә нәшер ителгән бик кыйммәтле хезмәт булып тора. Ул гарәп кабиләләренең һәм кавемнәренең кыскача тарихын тасвирлаудан башланып, үз эченә Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең нәсел-нәсәбе, тормышы, Ислам диненең таралуы, тугрылыклы хәлифәләр чорын ала.

Хезмәтнең авторы М. Сөләймани гарәп һәм төрек телләрендә иҗат ителгән һәм дөньякүләм билгеле булган тарихи чыганакларга таяна, аларда тасвирланган вакыйгаларны чагыштырып, үз әсәрендә бары тик тикшерелгән һәм тәгаен билгеле булган мәгълүматларны туплый. Әлеге чыганаклар арасында бөек фикер ияләре, мөселман галимнәре һәм тарихчылары Гыйззетдин Әл-Җәзәринең, Ибнел Халдун, Әхмәт Җәүдәт паша, татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең хезмәтләре.

Бер гасырдан артык вакыт узгач, М.Сөләйманиның “Ислам тарихы” гарәп имлясыннан күчерелеп, янә киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. Аллаһы Тәгалә аны динебез вә милләтебез өчен файдалы хезмәт итсен!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы