“Ярдәм” укыту-тернәкләндерү үзәгендә “Бер-беребезгә булышыйк” проекты башлана

17 июнь 2019 ел 08:58
“Ярдәм” укыту-тернәкләндерү үзәгендә “Бер-беребезгә булышыйк” проекты башлана

Бүген Казанда “Бер-беребезгә булышыйк” проекты буенча ике атналык тернәкләндерү курслары унынчы тапкыр старт ала. Әлеге проект коляска һәм култык таяклары белән йөрүчеләрне, ДЦП диагнозлы кешеләрне тернәкләндерүгә юнәлтелгән.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәгенә чираттагы тапкыр Россиянең төрле төбәкләреннән укырга һәм тернәкләнү курслары алырга мөмкинлеге чикле кешеләр килә.

«Бер-беребезгә булышыйк» проекты «Ярдәм» фонды тарафыннан 2016 елның февраленнән хәзерге вакытка кадәр системалы нигездә тормышка ашырыла. Безнең девиз: “Бер тамчы игелек – океан мөмкинлекләр!”

Проект ярдәмендә Россиянең төрле почмакларыннан килгән инвалидлар компьютер белеменә, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә өйрәнәләр, мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөмкинлеге алалар (музейларга, театрларга, күргәзмәләргә, экскурсияләргә, спорт ярышларына йөриләр).

Укыту һәм тернәкләндерү программасы «Ярдәм» милли хәйрия фонды каршындагы укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова эшләгән методика буенча үткәрелә, укучыларның алган белемнәре һәм осталыгы инвалидларның тормышын җиңеләйтергә ярдәм итә, аларга депрессив торыштан чыгарга, социаль интеграция, иҗади активлыкны үстерергә, физик һәм психологик сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә, ә иң мөһиме – инвалидлар үзләренең ябык киңлегеннән чыгалар. Әлеге методика даими рәвештә камилләштерелә, аңа тагын да яхшырак нәтиҗәләр алырга мөмкинлек бирә торган яңа дисциплиналар кертелә.

Әлеге категориядәге затларның специфик үзенчәлекләре белән бәйле рәвештә, физик тернәкләндерү дәресләренә аерым игътибар бирелә. Махсус техник чаралар куллану нәтиҗәсендә реабилитантларның физик һәм психологик халәте сизелерлек яхшыра.

Фонд бинасы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән.

Курсларның максаты – физик, социаль-көнкүреш, рухи, психологик, социаль-мәдәни реабилитацияне үз эченә алган комплекслы якын килүне гамәлгә ашыру юлы белән ДЦП диагнозлы инвалид-коляскалы инвалидлар, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган инвалидларның тормыш сыйфатын яхшырту.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы