Татарстан мөфтие I дәрәҗәдәге «Җәмгыять алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде

17 июнь 2019 ел 14:10
Татарстан мөфтие I дәрәҗәдәге «Җәмгыять алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин I дәрәҗәдәге «Җәмгыять алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде. Республика мөселманнары башлыгына бүләкне республиканың җәмәгать эшлеклеләре, патриотик, яшьләр һәм ветераннар оешмалары һәм спорт федерацияләре җитәкчеләре карары белән ТР Җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе Александр Даренков тапшырды. Ул мөфти хәзрәтне лаеклы бүләге белән тәбрикләп, аның Татарстанда динара багланышларны, традицион рухи кыйммәтләрне һәм республиканың спорт имиджын ныгытуга керткән өлешен билгеләп үтте. «ТР Җәмәгать эшлеклеләре президиумы әгъзалары – алар арасында Советлар Союзы һәм Россия геройлары, Хезмәт геройлары, спорт федерацияләре һәм берлекләре президентлары – Сезнең җәмгыятьне берләштерү, яшь буынга рухи-әхлакый, патриотик һәм спорт тәрбиясе бирү юнәлешендәге хезмәтегезне югары бәяли”, – дип мөрәҗәгать итте Александр Александрович хәзрәткә медаль тапшырганда.

Камил хәзрәт Сәмигуллин 2013 елдан бирле Татарстан мөфтие булып тора, 2017 елда бертавыштан ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы итеп кабаттан сайланды. Ул эшләгән чорда мөфтият эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре буларак ислам мәгариф системасын үстерү, Коръәнне өйрәнү, хафизларны әзерләү мәктәбен, татар дини-рухи мирасын торгызу,  татар милли үзенчәлекләрен саклау, яшьләргә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү, “татар зыялысы” катламын тәрбияләү, халыкара мөнәсәбәтләрне үстерү, халыкны дини яктан тәрбияләү һәм нәшрият эшчәнлегебилгеләнде. Күзгә күренерлек аерым казанышларга түбәндәгеләрне кертергә мөмкин:

- “Урта һөнәри дини белем бирү стандартлары”н эшләү. Әлеге стандартлар 2015-2016 уку елыннан бирле Татарстанның барлык мәдрәсәләрендә кулланыла һәм Бөтенроссия ислам мәгарифе советы тарафыннан Россия Ислам уку йортларына киңәш ителде.

- 2013 елдан бирле ТР мөселманнары Диния нәзарәте авыл җирлегендә дини эшчәнлек белән шөгыльләнүче яшь белгечләргә матди ярдәм күрсәтү максатыннан грантлар бүлеп бирә.

- 2013 елда Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән Коръәнне өйрәнү бүлеге булдырылды. Әлеге бүлек тарафыннан Коръәннең берничә басмасы чыгарылды, Россия тарихында беренче тапкыр бу басмалар халыкара стандартларга ярашлык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды. Моннан тыш, Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты Android һәм iOS җайланмалары өчен “Куръан “Казан басма” дип исемләнгән мобиль кушымта эшләп чыгарды. Хәзерге вакытта нәзарәтнең татар һәм рус телләрендә Коръән тәфсирләрен басмага әзерләү эше тәмамлануга якынлаша. 

- 2013 елда Камил хәзрәт башлангычы белән Россиядә иң зур медиахолдингларның берсенә әверелгән "Хозур" нәшрият йортына нигез салына. 2018 елда нәшриятта барлыгы 53 исемдәге китап дөнья күрде. Аларның гомуми тиражы 212 932 данәне тәшкил итте. Мөфтият тарафыннан Darul-Kutub.com электрон китапханәсе дә актив үстерелә.

- "Хозур" нәшрият йорты басма, электрон ММЧ өлкәсендә, шулай ук радио һәм ТВ юнәлешендә берьюлы берничә проектны гамәлгә ашыра. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең из зур проектларыннан берсе – “Хозур ТВ” телеканалы.  

- Актив тормыш рәвешен пропагандалау – ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең аерылыгысыз өлеше. Джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Кубокка Бөтенроссия турниры яшь мөселманнар арасында аеруча популярлык казанды. Моннан тыш, сәламәт яшәү рәвеше үрнәген шулай ук 2018 елда беренче тапкыр массакүләм төстә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергәлектә “Хезмәткә һәм саклануга әзер” (ГТО) Бөтенроссия физик тәрбия-спорт комплексы сынаулары (тестлар) нормативларын тапшыру буенча чараларда катнашкан Татарстан имамнары күрсәтте.

- Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан яшьләр өчен 13 проект гамәлгә ашырыла, шулай ук меңләп кешене берләштергән волонтерлык хәрәкәте үстерелә.

 - Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе дә спорт белән актив шөгыльләнә – ул джиу-джитсу буенча 1 дандагы кара билбау иясе, хәзрәт шулай ук берничә тапкыр «Казан марафон»ында катнашты, джиу-джитсу буенча мастер-класслар үткәрү өчен күренекле спортчыларның Казанга сәфәрен оештыручы да булып тора.

- Камил Сәмигуллин эшләгән чорда ТР мөселманнары Диния нәзарәте социаль эшчәнлекне көчәйтте һәм халыкның социаль яктан якланмаган бик күп катламнарына ярдәм күрсәтү буенча мөһим башлангычларны актив рәвештә гамәлгә ашыруын дәвам итә. Әлеге эшчәнлек мөфтиятнең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан башкарыла. 2018 елда гына да 74 авыру баланы дәвалауга матди ярдәм күрсәтелде.

-  ТР мөфтие башлангычы белән 2017 елда РИИ базасында “Хәләл продукция һәм хезмәтләре”н стандартлаштыру буенча техник комитет эшли башлады. Аның төп максаты – хәләл хезмәтләр күрсәтү һәм хәләл продукция җитештерүнең стандартлаштырылган гомумфедераль ысулларын булдыру.

- 2018 елда БМО ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә консультатив статус бирде.

- 2019 елда Россиядә беренче тапкыр «Даруль ифта» call-үзәге эшли башлады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы