Нәзарәтнең «Даруль-ифта» мөселман сall-үзәгендә бер ай эчендә 300 дән артык мөрәҗәгать эшкәртелгән

19 июнь 2019 ел 10:17
Нәзарәтнең «Даруль-ифта» мөселман сall-үзәгендә бер ай эчендә 300 дән артык мөрәҗәгать эшкәртелгән

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә Рамазан аеның беренче көнендә рәсми рәвештә эшли башлаган һәм бүген дә үз эшен дәвам итүче «Даруль-ифта» сall-үзәге эшчәнлегенә беренчел нәтиҗәләр ясалды. Тәүге аен сынаулы рәвештә эшләгән сall-үзәк әлеге хезмәтнең халык арасында югары ихтыяҗга ия булырга мөмкинлеген күрсәтте. Барлыгы бер ай эчендә нәзарәтнең шәригать белгечләре сall-үзәк аша Россиянең төрле почмакларыннан – Татарстан, Башкорстан республикаларыннан, Чиләбе, Омск, Оренбург өлкәләреннән, Мәскәүдән һ.б. төбәкләрдән килеп ирешкән 300 дән артык мөрәҗәгатьне эшкәртте. Республика мөфтиятенең «Даруль-ифта» сall-үзәге илдә шалтыратулар эшкәртү буенча бушлай федераль номерлы бердәнбер мөселман үзәге булып кала бирә.

Күп каналлы телефон линиясенә кабул ителгән мөрәҗәгатьләр статистикасына караганда, сорауларның күпчелеге дини характерга ия. Әйтик, Рамазан аенда мөселманнар ураза тоту, фитыр, фидия сәдакаларын, зәкят түләүгә бәйле сораулар аеруча кызыксындырса, бүген халык өчен намаз, талак, Кыямәт көне, Шәүвәл ае уразасы, гаурәтне каплау, риэлтор эшчәнлегенең рөхсәт ителү-ителмәве, теге яки бу дини йоланы башкару тәртибе һәм башка бик күп мәсьәләләр актуаль булып тора. Моннан тыш, сall-үзәккә белешмә мәгълүмат алу өчен дә мөрәҗәгать итәләр. Шунысы игътибарга лаек: барлык мөрәҗәгатьләрнең 60 проценты ир-атларга туры килә. Телефон консультациясенең уртача озынлыгы 2-3 минутны тәшкил итә.

Искәртеп үтик: «Даруль-ифта» – шәригатьнең теге яки бу мәсьәләләре буенча фәтвалар чыгару өчен ТР МДН тарафыннан махсус булдырылган күпканаллы call-үзәк. Теләге булган һәркем эш көннәрендә сәгать 10.00нан 16.00га кадәр 8 800 222 7667 номерына шалтыратып, үзен борчыган сорауларга җавап алырга мөмкин.

Халык белән тыгыз элемтәдә торуга Татарстан мөфтиятендә өстенлекле игътибар бирелә. Нәзарәткә төрле сораулар белән читтән торып мөрәҗәгать итү өчен берничә мөмкинлек булдырылган. Мисал өчен, 2018 елда Рамазанның беренче көннәреннән үк Татарстан Республикасы мөфтиенең «Дини сорау» яңа консультатив интернет-линиясе үз эшен башлап җибәрде - мөселманнар шәригать буенча кызыксындырган сораулар белән махсус булдырылган e-mail: dini.sorau@tatar.ru аша Камил хәзрәт Сәмигуллинга шәхсән мөрәҗәгать итә ала. Аңа ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәсми сайтының махсус «Мөфтигә сорау» сәхифәсе аша да сораулар җибәрергә була. Ислам тематикасына кагылышлы сорауларга җавапларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Ышаныч телефонына шалтыратып та алырга мөмкин: +7 939 50 50 700.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы