Мәккә декларациясе кабул ителде

19 июнь 2019 ел 16:14
Мәккә декларациясе кабул ителде

2019 елның 27-29 май көннәрендә Мәккәдә узган «Коръән һәм Сөннәт текстларында урталык һәм модерация кыйммәтләре» халыкара конференциясендә катнашкан  дин галимнәре тарафыннан Мәккә декларациясе кабул ителде. Фәнни-гамәли форум эшендә Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Ислам өммәтенең әйдәп баручы галимнәре, күренекле мөфтиләр катнашында кабул ителгән декларациядә аның "Мәңгелек Пәйгамбәрлек декларациясе принципларыннан башлангыч алган рухи юл күрсәтүче" булуы билгеләп үтелә. Шулай ук катнашучылар әлеге тарихи документтагы түбәндәге төп принципларны раслады: кешеләрнең бердәм килеп чыгышы һәм тигезлеге, расистлык чагылышларын кабул итмәү, җәмгыятьтә дини һәм мәдәни күптөрлелек булу, барлык илаһи диннәрнең бердәм килеп чыгышы һәм динне аның тарафдары булган теге яки бу кешенең хаталы сәяси практикасы белән бәйләргә ярамавы турында.

 - Цивилизацион диалог – башкалар белән дөрес аңлашуга ирешү, үзара аңлашу нокталарын табу һәм бергә яшәү кыенлыкларын җиңеп чыгу өчен иң яхшы ысул, - диелә документта һәм кешеләрнең һәм цивилизацияләрнең бер-берсен юк итүенә юл куймауда уңышлы хезмттәшлек итү өчен халыкара альянс булдыру зарурияте ассызыклана. Конференциядә катнашучылар шулай ук "мөселманнар кешелек цивилизациясен уникаль һәм бай тәҗрибә белән баетты. Бүген дә алар мораль, социаль һәм экологик кризис шартларында кешелек мохтаҗ булган  уңай нәрсәләрне кертә ала”.

Декларациядә терроризм, гаделсезлек һәм кимсетү, исламофобия феномены белән көрәшкә, Аллаһы Тәгаләнең олы бүләге булган әйләнә-тирә табигатьне саклауга, социаль эшчәнлекне хуплауга, ислам мәгариф системасын үстерү, Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән чикләрне бозмый торган кысаларда хатын-кыз хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтүгә аерым игътибар бирелә.  

Документ ахырында барлык катнашучылар форумны югары дәрәҗәдә оештырганы өчен Согуд Гарәбстаны Короле  Салман бин Абдул Азиз Әл Сауд рәхмәт җиткерде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы