Түбән Кама җәмигъ мәчете ишегалдында «Талантлар ярминкәсе» дип исемләнгән чара уздырылды. Ярминкәдә үзләренең эшләрен 25 җирле мөслимә – кул эшләре белән шөгыльләнүче остабикәләр, кондитерлар, рәссамнар тәкъдим итте. Бу көнне сатуга бәйләнгән кием-салым, уенчыклар, картиналар, кулинария эшләнмәләре һәм башка бик күп әйберләр куелды.
Чараны Түбән Кама җәмигъ мәчетенең хатын-кызлар советы оештырды. Ярминкәнең төп максаты – мөселман хатын-кызларының иҗади потенциалын ачыклау, аларга үз эшләрен бөтен шәһәргә тәкъдим итү мөмкинлеге бирү.
Ярминкә тәмамланганнан соң, мөслимәләр чәй өстәле артында киләчәккә уртак эш планнары турында фикер алышты.