РИИда һәм КИУда абитуриентлардан документлар кабул итү башланды

27 июнь 2019 ел 10:40
РИИда һәм КИУда абитуриентлардан документлар кабул итү башланды

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында 2019-2020 уку елына абитуриентлардан документлар кабул итү башланды.

Россия ислам институтында бакалавриат программасы буенча «Теология», «Лингвистика», «Журналистика» юнәлешләренә, шулай ук магистратура программасы буенча «Теология» һәм «Лингвистика» юнәлешләренә документлар кабул ителә. Укыту көндезге яки читтән торып уку формалары буенча  гамәлгә ашырыла. «Теология» юнәлеше буенча белем бирү дистанцион укыту технологияләрен кулланып читтән торып алып барыла.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: 2019 елда Россия ислам институты Белем бирү эшчәнлеген дәүләт тарафыннан аккредитацияләү процедурасын уңышлы узды, уку йорты дәүләт үрнәгендәге дипломнар бирә. Шулай ук РИИ студентлары армиядән кичектерү ала.

Казан ислам университетында «Ислам фәннәре» һәм «Коръән гыйлеме» профильләре буенча "Дини оешмалар өчен имамнар һәм дини хезмәткәрләр әзерләү" юнәлешенә документлар кабул ителә. Укыту көндезге, көндезге-читтән торып (кичке) һәм читтән торып уку формалары буенча алып барыла. Шулай ук урта һөнәри дини белем бирү программасы буенча дистанцион укыту технологияләрен кулланып читтән торып уку мөмкинлеге дә бар.

Гариза тапшырганда паспорт күчермәсе, 8 фото (3x4), белем алу турында документ кирәк. Документлар 5 августка кадәр кабул ителә. Керү имтиханнары 7-10 август көннәрендә узачак.

Тулырак мәгълүмат белән РИИ - http://kazanriu.ru һәм КИУның - http://kazankiu.ru рәсми сайтларында,  шулай ук кабул итү комсиссиясе телефоны буенча шалтыратып белергә мөмкин: 8 (843) 251-01-55.

Кабул итү комиссиясе адресы: Казан ш., Газовая ур., 19 нчы йорт, 209 нчы бүлмә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы