Татарстан мөфтияте Сүрия халкына ярдәм күрсәтүдә катнаша

27 июнь 2019 ел 16:17
Татарстан мөфтияте Сүрия халкына ярдәм күрсәтүдә катнаша

Бүген, шәүвәл аеның 24 нче көнендә, ТР мөфтиенең халыкара элемтәләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов Мәскәүдә Сүрия халкына ярдәм күрсәтү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышында катнашты. Утырыш барышында Россиянең төрле дини оешмалары вәкилләре Сүрия халкына ярдәм күрсәтү буенча РФ Президенты каршындагы Советның халыкара хезмәттәшлек комиссиясе тарафыннан элегрәк кабул ителгән карарлар буенча фикер алыштылар. Шулай ук көн тәртибендә төп мәсьәләләр булып Димәшкътәге гомуми белем бирү мәктәбен торгызу һәм аны тантаналы ачу, Димәшкътә динара конференция уздыру, агымдагы гуманитар проектларны гамәлгә ашыру булды. Очрашу Данилов монастыренда узды.

Исегезгә төшерәбез, Салих хәзрәт Ибраһимов 2019 елның 30 мартында Россия Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советының Сүрия халкына ярдәм күрсәтү буенча эшлекле төркем делегациясе составында Димәшкънең Барза районында булды, анда хәрби хәрәкәтләрдән зыян күргән Сүриянең социаль инфраструктурасын торгызу проекты кысаларында беренче объект сыйфатында гомумбелем бирү мәктәбе сайлап алынды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы