Мәскәү – Казан – Симферополь видеокүпере: Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Согуд Гарәбстанына 24 июльдә китәчәк

19 июль 2019 ел 15:23
Мәскәү – Казан – Симферополь видеокүпере: Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Согуд Гарәбстанына 24 июльдә китәчәк

Бүген, Зөлкагдә аеның 16-нчы көнендә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында мөселманнарның Согуд Гарәбстанына изге хаҗ гыйбадәте башлануы уңаеннан Мәскәү – Симферополь – Казан видеокүпере уздырылды.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына өчьяклы очрашуның спикерлары Мәскәүдә – Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов, Казанда – Татарстандагы “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов һәм Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Симферопольдә – Кырым Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Айдер хәзрәт Исмаилов җавап бирде.

Татарстан мөфтие киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров ассызыклап узганча, хаҗ кылучы кеше шуны истә тотарга тиеш: Мәккәгә һәм Изге урыннарга сәфәр кылу – туристик сәяхәт түгел. Аллаһы Тәгалә хаҗны кабул итсен өчен, мөселман кешесе хаҗ йолаларын намус белән үтәргә, сабырлык күрсәтергә, үз хисләрен контрольдә тотарга тиеш.

Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, быел Россиядән хаҗга, узган ел белән чагыштырганда, 5 мең кеше күбрәк барачак. Согуд Гарәбстаны хаҗга баручылар квотасын 25 мең 500 кешегә кадәр арттырды.

“Татарстан квотасы 1800 урынны тәшкил итте. Шулкадәр татарстанлы, 2018 елдагы кебек үк, республикабызның “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы программалары буенча изге Мәккә һәм Мәдинә җирләренә хаҗ кыла алачак”, – дип мәгълүмат бирде Татарстандагы “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов. Ул билгеләп үткәнчә, хаҗ кылучылар өчен иллюстрацияле юл күрсәткечләре, гарәп телендә гади диалог төзү өчен мини-сүзлекләр эшләнгән.

2019 елның 24 июлендә 196 кешедән торган беренче 4 төркем хаҗ кылырга китәчәк. Алар Мәскәүдән Согуд Гарәбстанына очачак. Аннары Казаннан 49 кешелек төркем хаҗга китә. Хаҗга барлыгы дин кардәшләребездән торган 36 төркем барачак.

Республикабыз хаҗилары үз турларын Татарстандагы бердәнбер рәсми хаҗ-операторы «ДУМ РТ Хаҗ»ның 4 программасы буенча алды: Казаннан “Стандарт – барысы да кертелгән”, “Супер эконом”, Мәскәүдән “Супер эконом”, “Стандарт минимум”, бу программалар үз эченә туклану, яшәү, трансфер һәм очкыч белән барып кайтуны, шулай ук юридик, медицина һәм квалификацияле консультатив ярдәм күрсәтүне берләштерә. Бәяләр программага карап үзгәрә: эконом-программа – 170 мең сум, стандарт – 260 мең сум.

Хаҗ сәфәрләрен оештырганда “ДУМ РТ Хаҗ” өчен иң беренче нәүбәттә хаҗиларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре аеруча мөһим. Моның өчен хаҗилар төркемнәренең җитәкчеләре ел саен квалификацияләрен күтәрәләр, алар шәригать белемнәренә һәм хаҗ кылу тәҗрибәсенә ия, гарәп, татар һәм рус телләрендә иркен сөйләшәләр.

– Татарстаннан хаҗилар белән бергә барлык кирәкле җиһазлары һәм медикаментлары булган төрле белгечлектәге 20 табиб (кардиологлар, терапевтлар, инфекционистлар һәм хәтта гинекологлар) барачак. Яшәү урыннарында Татарстан хаҗилары өчен махсус оештырылган медицина пунктлары тәүлек әйләнәсе эшләячәк. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм ТР җитәкчелегенә белгечләр белән ярдәм күрсәтүдә һәм медикаментлар белән тәэмин итүдә актив хезмәттәшлек күрсәткәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Чыгышлардан соң Татарстан журналистлары спикерлардан виза алу тәртибе белән кызыксынды. Ранис хәзрәт Вахитов билгеләп үткәнчә, быел бу процедура шактый гадиләштерелде. Согуд Гарәбстаны Корольлеге хакимияте электрон виза бирә башлады.

Гадәттәгечә, хаҗиларның яше турында да сорау бирделәр. Әйтик, Татарстанда булачак хаҗиның иң өлкәненә 86 яшь, ә иң кечкенәсенә – 13 яшь булып чыкты.

Хаҗ өлкәсендә мошенниклык мәсьәләсе дә читләтеп үтелмәде. Алдакчылардан үзеңне ничек сакларга һәм аларның хәйләләренә ничек эләкмәскә? Барлык спикерлар да бертавыштан юлламаларның куркынычсыз сатып алу кагыйдәләрен билгеләде: беренчедән, юлламаны Хаҗ миссиясе сайтында булган рәсми хаҗ-операторларыннан гына алырга кирәк. Икенчедән, сезнең белән килешү төзергә, ә акча түләгәндә банк квитанциясе бирергә тиешләр. Өченчедән, хаҗга арзанлы юлламалар булмый. Шуңа күрә, әгәр сезгә арзанлы юллама тәкъдим итсәләр, килешүләр төземичә генә акча сорасалар, белегез – болар алдакчылар.

Шунысы мөһим, “ДУМ РТ Хаҗ” операторы Россиянең Хаҗ миссиясендә аккредитация узган һәм Бердәм федераль туроператорлар реестрына РТО 018911 номеры белән теркәлгән. “ДУМ РТ Хаҗ” кече һәм зур хаҗ оештыру буенча күпьеллык тәҗрибәгә ия һәм ислам диненең бишенче баганасын Хәнәфи мәзһәбе нигезендә имин һәм ышанычлы шартларда үтәүне гарантияли. Шунысы игътибарга лаек, Татарстан Россиядә мөселманнарны хаҗга хәнәфи мәзһәбе нигезендә әзерләүче бердәнбер төбәк булып тора. Хаҗилар шәригать кануннары нигезендә тиешле гыйбадәтләрен дөрес башкарсын өчен төркем җитәкчеләре зур аңлату эшләре алып бара.

2018 елда да хаҗга Татарстаннан “ДУМ РТ Хаҗ” операторы программалары буенча 1800 мөселман барган иде. Сәфәрдә вакытта аларны 30 квалификацияле имам – төркем җитәкчесе һәм төрле белгечлеккә ия 20 табиб озата йөрде. Мина үзәнлегендә палатка урнаштырылды һәм ул медицина җиһазлары һәм кирәкле медикаментлар белән тәэмин ителде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы