Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алдылар

19 июль 2019 ел 12:34
Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алдылар

Бүген, Зөлкагдә аеның 16-нчы көнендә, республикабызның киң мөселман җәмәгатьчелеге җиде ел элек шәһитләрчә арабыздан киткән танылган дин әһеле, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алды. Мәрхүмнең рухына Коръән укып дога кылу мәрасиме изге җомга иртәсендә Казан мөселман зиратында башланды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шулай ук Вәлиулла хәзрәт белән иңгә-иң куеп эшләгән Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Камил хәзрәт Вәлиуллин, Әхмәт хәзрәт Сабиров катнашты. Кунаклар арасында шулай ук Апанай мәчете мәхәлләсе һәм Казан имамнары, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре бар иде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгышында каберләрне зиярәт итүнең, мәрхүмнәр рухына дога кылуның әһәмияте хакында җиткерде. Ул Вәлиулла хәзрәт Якуповның Ислам дине үсешенә зур өлеш керткән, халкыбызга Ислам дине турында хакыйкый белемнәр ирештерү максатыннан, күпләгән хәнәфи галимнәренең хезмәтләрен татар һәм рус телләрендә беренчеләрдән булып бастырган шәхес булуын билгеләп узды.

Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башкалар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, Вәлиулла хәзрәтнең хезмәтләре турында сөйләделәр. Аерым алганда, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров дини әдәбият юк дәрәҗәсендә булган чорда Вәлиулла хәзрәтнең күп хезмәт куйганлыгын билгеләп үтте: “Ул шушы ихтыяҗны белеп һәм аңлап, беренчеләрдән булып “Иман” нәшриятында дини китапларны һәм матбугатны бастыра башлады. Алар арасында Имам Әбу Хәнифәнең “Фикъһүл Әкбәр”, Борһанетдин Маргинаниның “Һидая” китаплары һ.б. бар”.

Ахырдан Коръән аятьләре укып, дога кылынды.

Искә алу чарасыннан соң, Апанай мәчете бинасында “Иман” нәшриятында басылып чыккан “Валиулла хазрат Якупов: жизнь и деятельность” дип исемләнгән китапның презентациясе узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы