VIII Мөселман яшьләре форумы "Ак мәчет"тә җомга намазы укып төгәлләнде

19 июль 2019 ел 17:21
VIII Мөселман яшьләре форумы "Ак мәчет"тә җомга намазы укып төгәлләнде

Бүген, Зөлкагдә аеның 16-нчы көнендә, Болгарда VIII Мөселман яшьләре форумы төгәлләнде. Ак мәчеттә җомга намазы укыганнан соң, делегатлар туган якларына юл тотты.

Быел форум Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 18-30 яшьлек 100 егетне һәм 100 кызны җыйды. Катнашучылар арасында Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Чувашия, Кырым республикалары, Оренбург, Чиләбе, Свердловск, Самара, Төмән өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы, Мәскәү,  шулай ук Казакъстан һәм Кыргызстан вәкилләре бар иде.

Быелгы яшьләр җыены нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Тәфсир елына багышланды. Елдагыча, форумны тиешле югарылыкта үткәрү һәм лекцияләр уку, дәресләр алып бару өчен, яшьләрнең яратып өлгергән остазлары, танылган ислам уку йортларында белем бирүче шәехләр килде. Дәресләрдә Коръәнне тәҗвид белән укуга, авазларны дөрес әйтүгә (мәхрәҗ) аеруча зур игътибар бирелде. Моннан тыш, Әхмәд остаз Коръән тәрҗемәләре һәм тәфсирләр әзерләп бастыруның әһәмияте турында сөйләде. Үзенең чыгышында ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең татар һәм рус телләрендә Коръән тәфсирләре әзерләү тәҗрибәсенә тукталып үтте, бу эшнең нечкәлекләре, үзенчәлекләре турында җиткерде.

Моннан тыш, җыен программасында яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту темасына да урын бирелде. Алар өчен бу юнәлештә психологик треннинглар, мастер-класслар, бәхәс мәйданчыклары һәм түгәрәк өстәлләр оештырылды, дәресләрдә киң таралган проблемалар дини һәм дөньяви күзлектән каралды.

Форум программасының иң югары ноктасы делегатларның Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуыннан гыйбарәт булды. Кичә Болгар ислам академиясендә узган әлеге чарада яшьләр республика мөселманнары башлыгы белән ачыктан-ачык аралаша һәм аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды.

Җыен кысаларында танылган остазлар яшьләргә лекцияләр укып, үзләренең үгет-нәсыйхәтләрен биреп кенә калмады, делегатларының белемнәрен тикшерергә дә өлгерде. Әйтик, кичә "Коръән бәйрәме" дип исемләнгән чара кысаларында делегатлар арасында Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Анда 15 егет һәм кыз катнашты. Нәтиҗәдә, жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләде: I урынны Ясир Рәсүлов, II урынны Абдулло Шоимов, III урынны Алиасхаб Гаджиев яулады. Форумның соңгы көнендә үзенчәлекле флешмоб та оештырылды.  Иң актив делегатларга дипломнар тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы