Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Төнге Казан - 2019" йөгерешендә катнашты һәм 10 чакрымлык араны йөгерде.
Әлеге йөгерештә өч меңгә якын кеше катнашты. Стартка профессиональ спортчылар белән беррәттән, һәвәскәрләр дә чыкты. Аларга 1, 5 һәм 10 чакрымлык дистанцияләр тәкъдим ителде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикабыз мөселманнары башлыгы берничә тапкыр "Казан марафоны"нда катнашты. Мисал өчен, 2019 елның 5 маенда узган марафонда ул 42,2 км араны уңышлы йөгереп узды.