Татарстан мөфтие "Төнге Казан - 2019" йөгерешендә катнашты

21 июль 2019 ел 08:44
Татарстан мөфтие "Төнге Казан - 2019" йөгерешендә катнашты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Төнге Казан - 2019" йөгерешендә катнашты һәм 10 чакрымлык араны йөгерде.

Әлеге йөгерештә өч меңгә якын кеше катнашты. Стартка профессиональ спортчылар белән беррәттән, һәвәскәрләр дә чыкты. Аларга 1, 5 һәм 10 чакрымлык дистанцияләр тәкъдим ителде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикабыз мөселманнары башлыгы берничә тапкыр "Казан марафоны"нда катнашты. Мисал өчен, 2019 елның 5 маенда узган марафонда ул 42,2 км араны уңышлы йөгереп узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы