Мөфти Белоруссиянең Диннәр һәм милләтләр эшләре буенча вәкаләтле вәкиле белән очрашты

26 июль 2019 ел 16:58
Мөфти Белоруссиянең Диннәр һәм милләтләр эшләре буенча вәкаләтле вәкиле белән очрашты

Бүген, Зөлкагдә аеның 23-нче көнендә, Белоруссиягә сәфәре кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Беларусь Республикасы Министрлар Советының Диннәр һәм милләтләр эшләре буенча вәкаләтле вәкиле Леонид Гуляко белән очрашты. Очрашуда шулай ук Белоруссиянең мөселман дини берләшмәсе мөфтие Әбу-Бәкер хәзрәт Шабанович катнашты.

Әңгәмә барышында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге эшчәнлек тәҗрибәсе турында фикер алышу узды.

Камил хәзрәт Татарстан Республикасының һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге уңай тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул билгеләп узганча, Татарстанда яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашкан, һәркемгә үзен рухи яктан ныгыту, белем алу, милли һәм дини гореф-гадәтләрне саклап, аларны киләчәк буынга җиткерү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Леонид Гуляко, үз чиратында, Белоруссиядәге этноконфессиональ вазгыять, республиканың дини һәм милли-мәдәни оешмаларының сан составы хакында мәгълүмат бирде.

Шул рәвешле, әлеге очрашу белән Татарстан мөфтиенең Беларусь Республикасына өч көнлек эш сәфәре төгәлләнде. Сәфәр барышында ул 24-26 июль көннәрендә Белоруссиянең мөселман дини берләшмәсе мөфтие Әбу-Бәкер хәзрәт Шабанович, Беларусь Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Али Воронович белән күрешеп сөйләште, Минск шәһәре Җәмигъ мәчетендә Белоруссия татарларының “Чишмә” милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләре, РФнең БРдагы илчелегендә Беларусь Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Дмитрий Мезенцев белән очрашты, бүген исә ил башкаласының бердәнбер мәчетендә дин кардәшләребезгә лекция укыды, вәгазь белән мөрәҗәгать итте һәм җомга намазы укытты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы