Казаннан хаҗга киткән беренче төркем Мәккәгә барып җитте

27 июль 2019 ел 23:04
Казаннан хаҗга киткән беренче төркем Мәккәгә барып җитте

Бүген, Зөлкагдә аеның 24-нче көнендә, Казаннан хаҗга киткән беренче төркем Мәккәгә барып җитте һәм кунакханәләргә урнашты. Бераз ял итеп алгач, булачак хаҗилар төркем җитәкчеләре һәм табиблар озатуында Гомрә хаҗы кылу өчен «Әл-Хәрам» мәчетенә юл тотты: биредә алар тәваф (Кәгъбәтулланы 7 мәртәбә әйләнеп чыгу) һәм сәгый кылды (Сафа белән Мәрва таулары арасын 7 тапкыр узу), ир-атлар чәчләрен алдырып, ихрам халәтеннән чыкты.

Олуг хаҗга кадәрге 10 көндә хаҗилар өчен төрле дәресләр (хаҗ, әхлак, Коръән дәресләре),  экскурсияләр оештыру каралган.

Искәртеп үтик: 49 булачак хаҗи изге сәфәргә Татарстан башкаласыннан 25 июльдә кузгалган иде. Башта алар Мәскәүгә очты. Монда аларга республика хаҗиларының 49 кешедән торган тагын бер төркеме кушылды. Әлеге ике төркем ил башкаласыннан Дубайга юл тотты, аннан уңайлы автобусларга күчеп утырып, ике тәүлек чамасы барганнан соң, бүген Мәккәгә барып җитте.

Быел “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы программалары белән 1800 кеше хаҗ сәфәре кыла. Изге сәфәргә барлыгы 36 төркемне җибәрү күздә тотыла.

Хаҗиларның соңгы төркеме Казаннан 4 августта китәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы