Казанда «Йөрәкле шәһәр» III инклюзив гаилә фестивале узды

27 июль 2019 ел 13:54
Казанда «Йөрәкле шәһәр» III инклюзив гаилә фестивале узды

Бүген, Зөлкагдә аеның 24 нче көнендә, Казанның Урицкий паркында өченче тапкыр "Йөрәкле шәһәр – Сердца города" III инклюзив гаилә фестивале узды. Чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Игелекле Казан” проекты белән берлектә оештырды. Әлеге фестиваль физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне тулы тормышка тарту максаты белән уздырылды. Фестивальдә фонд канаты астында тәрбияләнүчеләр, шәһәр халкы һәм килгән кунаклар катнашты.

Фестиваль ачылышы традицион рәвештә парк сәхнәсендә узды. Кунакларны биюләр, табышмаклар әйтеп бүләкләр биреп шатландырдылар. Бәйрәмне алып баручы Айрат Заһриев балалар өчен гаҗәеп зарядка үткәрде. Моннан тыш, тамашачылар таң калып бар кешегә билгеле Тимур Фазлыев башкаруында Коръән сүрәләре һәм шигырьләр тыңлады. Әлеге сәләтле егет ДЦП һәм ретинопатиядән интегә. Бу авырудан ул күрү сәләтен югалткан.

«Зәкят» хәйрия фонды  генераль директоры Булат Мәрданов сүзләренә караганда, бүген барлык катнашучылар да үз-үзләрен күрсәтә, бер-берсе белән дуслаша алды. Төрле яшьтәге балалар кәнфитләр, аппликацияләр ясау буенча иҗади мастер-классларда, төрле бәйгеләрдә катнашты.

Парк территориясендә хәйрия ярминкәсе дә оештырылган иде. Ярминкәдән килгән акчалар авыру балаларга ярдәм фондына тапшырылачак.

Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балаларны социальләштерү буенча эш Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. “Зәкят” хәйрия фонды 2017 елдан, «үзенчәлекле» балаларның һәм аларның әти-әниләренең физик һәм психик сәламәтлеген ныгыту, социальләштерү максатыннан, «Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк» проектын гамәлгә ашыра. Ул Россия Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын файдаланып тормышка ашырыла. Татарстан өчен уникаль саналган әлеге проектның 2017 елның ноябрендә башланган беренче сезоны кысаларында 130 гаилә өчен 500ләп дәрес үткәрелде. Шунысын билгеләп узарга кирәк: Үзәк эшли башлаганнан бирле анда йөрүчеләрнең үсешләрендә уңай динамика күзәтелә. Аларның күбесе аралашырга, бер-берсе турында кайгыртырга, дуслашырга өйрәнде. Әлеге үзәккә тулы һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук тәрбиягә алынган 3 яшьтән 27 яшькәчә инвалидлар йөри. Үзәккә даими йөрүчеләр арасында – ДЦП, аутизм, начар күрү, чукраклык, саңгыраулык һәм башка катлаулы авырулардан интегүче, үсешләрендә башка тайпылышлар булган сабыйлар. Яңа сезонда проект «Хәят» исеме астында эшли башлады һәм үзенә йөрүчеләр санын 250 кешегә кадәр арттырды. Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Үзәккә йөрү бушлай.

Сезнең игътибарга “Йөрәкле шәһәр – Сердца города” III инклюзив гаилә фестиваленнән фоторепортаж тәкъдим итәбез. Фотоларны карау өчен сылтама буенча узарга кирәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы