ТР Мөфтие – Чечняда: биредә “Мөселманнар горурлыгы” мәчетен һәм хафизлар мәктәбен ачалар, шулай ук Р.Кадыйров исеменнән тантаналы кабул итү әзерлиләр

23 август 2019 ел 10:12
ТР Мөфтие – Чечняда: биредә “Мөселманнар горурлыгы” мәчетен һәм хафизлар мәктәбен ачалар, шулай ук Р.Кадыйров исеменнән тантаналы кабул итү әзерлиләр

Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин - эш сәфәре белән Чечня Республикасында. Биредә ЧР Беренче Президенты, Россия Герое Әхмәд-Хаҗи Кадыйровның тууына 68 ел тулу уңаеннан берничә дистә дәүләттән йөзләгән кунаклар килде. Алар арасында мөфтиләр, киңәшчеләр, министрлар, югары уку йортлары ректорлары бар... Татарстан делегациясе составына шулай ук ТР Мөфтие урынбасары, Бөтенроссия Ислам мәгарифе советы рәисе, РИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов керде.

Чечня халкы өчен истәлекле датаны уздыру кысаларында Чечня Республикасы Башлыгы, Россия Герое Рамзан Кадыйров исемендәге “Мөселманнар горурлыгы” мәчетенең тантаналы төстә ачылышы узачак. Европадагы әлеге иң зур мәчет 30 мең кешегә исәпләнгән.

Моннан тыш, истәлекле көн уңаеннан башка чаралар да билгеләнгән. Мисал өчен, хәзерге минутларда Шали шәһәрендә Дурди Шәйх исемендәге хафизлар мәктәбе ачылышы бара. Мәгариф үзәге үзенә йөзгә якын шәкертне кабул итә ала. Камил хәзрәт Сәмигуллин хәзерге вакытта бу тантанада шәрәфле кунак сыйфатында катнаша.

Моннан тыш, кичә Грозный шәһәрендә Коръән укучыларның Халыкара конкурсы узды. Аның нәтиҗәләрен бүген игълан итәчәкләр. Татарстан данын әлеге конкурста 11 яшьлек хафиз Әхмәт Шахмамедов яклады.

Камил хәзрәтнең Чечня Республикасында сәфәр кылу программасына шулай ук Чечняның Беренче Президенты Әхмәд-Хаҗи Кадыйровның каберен зиярәт кылу кертелгән, ул аның Әхмәт-Юрт дигән туган авылында урнашкан. Кич белән кунаклар Чечня Республикасы Башлыгы, Россия Герое Рамзан Кадыйров исеменнән тантаналы кабул итү чарасында катнашу өчен Грозный шәһәренә кайтачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы