Үзбәкстан мөфтияте Нәзарәт әзерләгән Коръән басмасын 10 мең данә итеп бастырган

23 август 2019 ел 14:02
Үзбәкстан мөфтияте Нәзарәт әзерләгән Коръән басмасын 10 мең данә итеп бастырган

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 22 нче көнендә, Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров чакыруы буенча Чечняга эш сәфәре барышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин төрле илләрнең дин әһелләре белән берничә эшлекле очрашу үткәрде. Аерым алганда, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәнәфи мәзһәбе традицияләрен торгызу һәм ныгыту өлкәсендәге уртак эшчәнлеген үстерү буенча стратегик партнеры – Үзбәкстан мөселманнары идарәсе башлыгы Усмонхон Алимов белән аерым әңгәмә узды. Сөйләшү барышында Үзбәкстан мөселманнары лидеры Камил хәзрәткә Коръән басмасы өстендә эшләүдә актив ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтен белдерде. Усмонхон Алимов Камил хәзрәт Сәмигуллинга хәбәр иткәнчә, Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәтенең бу өлкәгә караган хезмәттәшлек нәтиҗәләре буенча Татарстан мөфтияте бастыруга әзерләгән Коръән дөнья күрде. Китап 10 000 данә тираж белән Төркиядә нәшер ителгән.

Шунысы игътибарга лаек, Усмонхон Алимов агымдагы елның мартында Казанга рәсми сәфәре вакытында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү һәм аны нәшер итүгә әзерлек тәҗрибәсе белән танышты. Очрашу кысаларында Камил хәзрәт Үзбәкстан кунагына иң яхшы татар традицияләрендә һәм заманча халыкара стандартларга туры китереп чыгарылган Коръән басмаларының электрон нөсхәләрен файдалануга тапшырды.

Татарстан мөселманнары башлыгы үз чиратында Үзбәкстанда Коръән басмасы проектын уңышлы гамәлгә ашыру уңаеннан шатлануын белдерде, әлеге һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне дәвам итәргә әзер булуы хакында җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы