ТР Мөфтие “Мөселманнар горурлыгы” мәчете ачылышында катнашты – ул Европада иң зур мәчетләрдән санала

23 август 2019 ел 13:43
ТР Мөфтие “Мөселманнар горурлыгы” мәчете ачылышында катнашты – ул Европада иң зур мәчетләрдән санала

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 22 нче көнендә, Чечня Республикасының Шали шәһәрендә "Мөселманнар горурлыгы" мәчетен ачу тантанасы узды. Әлеге истәлекле вакыйгага Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров чакыруы буенча ЧРның Беренче Президенты, Россия Герое Әхмәд-Хаҗи Кадыйровның тууына 68 ел тулуга багышланган чараларда катнашу өчен килгән мөхтәрәм кунаклар арасында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Әлеге мәчетнең Европада иң зур мәчетләрдән саналуы һәм берьюлы утыз меңгә якын мөселман кардәшебезне сыйдыра алуы хәбәр ителә. Ак мәрмәрдән корылган мәчет бинасын 63әр метрлы 4 манара һәм 40 метрдан артып киткән үзәк гөмбәз бизи. Мәчет әйләнәсендә Көнчыгыш стилендәге 12 фонтан һәм мәрмәр беседкалар төзелгән, биредә намаз алдыннан тәһарәт алу мөмкинлеге тудырылган. Мәчет шәһәр үзәгендә биш гектардан артык мәйданны били.

Шунысы игътибарга лаек, башта "Мөселман горурлыгы" мәчете Рамзан Кадыйров исемен йөртергә тиеш иде. Әмма Чечня башлыгы рәсми сәламләү вакытында аңа Пәйгамбәр ﷺ исемен бирү турында игълан итте. Тантана барышында Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзе укылды, анда билгеләп үтелгәнчә, мәчет ачу Чечня халкы һәм илебез мөселманнары тормышында әһәмиятле вакыйга булып тора: "Ул яңа рухи мәгърифәт үзәге, дини хакыйкать һәм ислам кыйммәтләре чыганагы булып танылырга тиеш”.

Мәчетне ачу тантанасында кырыктан артык илдән ике йөздән артык кунак катнашты. Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы мөфтиенең мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары, Бөтенроссия Ислам мәгарифе советы рәисе, РИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов бар иде.

Рәсми ачылыш тантанасы яңа төзелгән мәчеттә дөньяның төрле почмакларыннан килгән йөзләгән дин кардәшләребез катнашында җомга намазы уку белән тәмамланды. Хөтбәне Бөтендөнья ислам лигасы генераль сәркатибе Мөхәммәд бин Абдул-Кәрим Әл-Иса укыды, ә намазны мөселман дөньясында танылган Шәех Хәбиб Гомәргә ияреп укыдылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы