Нәзарәтнең «Даруль-ифта» колл-үзәгенә якынлашып килүче сәяси сайлаулар турында сораулар килә

06 сентябрь 2019 ел 11:12
Нәзарәтнең «Даруль-ифта» колл-үзәгенә якынлашып килүче сәяси сайлаулар турында сораулар килә

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Даруль-ифта» федераль мөселман колл-үзәгенә 2019 елның 8 сентябрендә узачак Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар турында сораулар килә. Мөрәҗәгатьләрдә мөселманнарга Шәригать күзлегеннән чыгып сәяси чараларда катнашырга рөхсәт ителүе-ителмәве турында сорала. Мөфтият белгечләре: «Мөселманнар сайлауларда катнашу өммәткә нинди файда китерәчәген аңларга тиеш. Сайлауларга бару – республикада урнашкан иҗтимагый-сәяси вәзгыятькә карата гражданлык позициясен белдерү хокукы», – дип билгеләп үтә.

- Ислам - Татарстан һәм Россия үсешенең аерылгысыз өлеше, ә мөселманнар – республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашучылары, - дигән фикердә тора Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Өммәтебез мәнфәгатьләреннән чыгып, үзебезнең гражданлык позицияне белдерергә безнең тулы хокукыбыз бар. Мөселман инфраструктурасын киңәйтү, яңа ислам мәгарифе үзәкләрен ачу, мәчетләр төзү, дин кардәшләребезнең хокукларын яклау – бу һәм башка мәсьәләләрнең уңай хәл ителүе теге яки бу рәвештә законнардан һәм сәяси вәзгыятьтән тора. Якынлашып килүче сайлауларда тавышны, һичшиксез, Ислам кыйммәтләрен аңлаучы һәм үстерергә әзер булучы кандидатлар өчен бирергә кирәк, дип уйлыйм. Шул ук вакытта без, мөселманнар, сайлаудан баш тартсак, хакимият без сайламаган кешеләргә тапшырылачак. Коръәннең “Әр-Рагъд” сүрәсе 13 аятендә болай диелә: “Һичшиксез, алар (кешеләр) үз нәфесләрендә булганны алмаштырмый торып, Аллаһ кешеләрдә булганны алмаштырмый”. Ягъни теге яки бу җәмгыять үзе үз хәлен үзгәртмичә, Аллаһ шул кешеләргә биргән нигъмәтен дә үзгәртмәс. Ә Ризаэтдин бине Фәхретдиннең атаклы “Җәвамигуль-кәлим шәрхе” хезмәтендә шундый хәдис китерелә: “Үзегез нинди булсагыз, сезгә шундый әмирләр куелыр”. Димәк ки, Раббыбыз тырышлык һәм ихтыяр көчен күрсәтмәгән бәндәләренә ярдәм итми. Бу сайлаулар республикабыз һәм өммәтебез өчен тынычлык, иминлек һәм үсеш яңа мөмкинлекләр булып әйләнсен иде, дип Аллаһы Тәгаләгә дога кылам.

Бүген, Татарстан Республикасы мәчетләрендә җомга намазлары вакытында мөселманнарга дөньяви дәүләт сайлауларында катнашу мөмкинлегенә кагылышлы төп сорауларны аңлаткан вәгазьләр укылачак.

 «Даруль-ифта»  – Рамазан аеның беренче көнендә эшли башлаган беренче  федераль бушлай мөселман колл-үзәге. Үзенең эшчәнлек дәверендә колл-үзәк бөтен Россиядән, шул исәптән Төньяк Кавказ төбәкләреннән, 1400-дән артык шалтырату кабул итте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы