Нәзарәт Казанда «Лекторий» ача: ачык лекцияләргә рәхим итегез!

16 сентябрь 2019 ел 14:30
Нәзарәт Казанда «Лекторий» ача: ачык лекцияләргә рәхим итегез!

Яңа сезонда «Яшь килен» исемен алган «Мөслимәләр мәктәбе» проекты белән беррәттән, мөселман яшьләренең «Фикерләшү клубы» да ребрендинг узды. Хәзер ул «Лекторий» дип аталачак. Исеме белән бергә проектның форматы да үзгәреш кичерә. Ай саен анда катнашучыларны күренекле спикерлар катнашында кызыклы ачык лекцияләр һәм фикер алышулар көтәчәк.

«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында узачак беренче очрашу «Сак булыгыз: секталар!» дигән темага багышлана. Спикерлар булып ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгечләре чыгыш ясар дип көтелә. Алар секталар йогынтысыннан саклану юллары турында сөйләячәк. «Беренче лекциядән соң тыңлаучылар мәгълүматны дөрес кабул итәргә, хакыйкатьне ялганнан аера белергә өйрәнәчәк», –  дип билгеләп уза оештыручылар.

Очрашу бүген 18.30-да «Түбәтәй» ресторанында (Казан ш., Бауман ур., 47/9) уздырыла. Кунакларга кайнар чәй һәм өчпочмак әзерләнәчәк. Керү – ирекле. Чарада катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Оештыручылар чарада бары тик төгәл катнаша алсагыз гына теркәлергә киңәш итә, чөнки урыннар саны чикләнгән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы