Кичә, Мөхәррәм аеның 12-нче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының җаваплы сәркатибе, Евразия ислам советы рәисенең фәтвалар буенча урынбасары Рөстәм хәзрәт Нургалиев диссертациясен уңышлы яклап, ислам фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә алуга иреште. Фәнни эшләрне яклау Болгар ислам академиясендә узды. Диссертациянең темасы «Шиһабетдин Мәрҗаниның «Аңлаешсызлыкларны бетерү өчен искәрмәләр» хезмәтендә ислам юриспруденциясенең методологик мисаллары: тикшеренүләр һәм фәнни редакцияләү (тәхкыйк)» дип билгеләнде.
Шунысы мөһим: фәнни хезмәт гарәп телендә язылган. Диссертацияне яклау шулай ук гарәпчә узды, процесста катнашучыларга рус теленә синхрон тәрҗемә һәм ике телдә автореферат тәкъдим ителде. Доктор Рөстәм хәзрәт Нургалиев диссертация өстендә эшне БИАның шәригать нигезләре буенча мөгаллииме Мөхәммәд Әл-Зәхрәви җитәкчелегендә алып барган. Диссертация советы әгъзаларының бердәм фикере белән аңа ислам фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен бирү хупланды.
Тикшеренү эше барышында Рөстәм хәзрәт Нургалиев Шиһабетдин Мәрҗаниның шәхесен һәм хезмәтләрен җентекләп өйрәнгән. «Рус чыганакларында Мәрҗаниның тарихчы, фәлсәфәче булуы искәртелә, әмма аның ислам хокукы өлкәсендә галим булуы әйтелми. Татар дин галиме хезмәтләрен өйрәнүдәге әлеге буш араны тутырасым килде», ‒ дип билгеләп үтте ул.
Диссертацияне ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының тагын бер әгъзасы, Россия ислам институты мөгаллиме Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин да яклады. Ул «Абу Зейд Ад-Дабуси: аның хәнәфи мәзһәбен үстерүгә керткән өлеше һәм методологиясе» дигән фәнни эш белән чыгыш ясады. Гыйльми дәрәҗәгә дәгъва кылучы XI гасырның күренекле факихы Абу Зейд Ад-Дабусиның тормыш юлын һәм аның ислам хокукының актуаль сорауларын дәлилләү ысулларын өйрәнгән. Аның фәнни эше дә гарәп телендә язылды һәм якланды.
БИАның Диссертация советы составына күренекле ислам галимнәре керде: Тәүфикъ Рамадан Әл-Бутый, Ибраһим Мурейхи, Әнвәр Әхмәд, Бадиг Әл-Ләхам, Сайфа Әл-Асри, Мөхәммәд Әл-Захрави һәм башкалар.