Нәзарәттә ислам фәне һәм мәгарифе бишеге – Үзбәкстанның зиярат туризмы мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр

13 сентябрь 2019 ел 11:46
Нәзарәттә ислам фәне һәм мәгарифе бишеге – Үзбәкстанның зиярат туризмы мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр

Бүген, мөбарәк җомгада, Мөхәррәм аеның 14-нче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә ислам фәне һәм мәгарифе бишеге саналган Үзбәкстанның зиярат туризмы индустриясе мөмкинлекләрен тәкъдим итү чарасы узды. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фариддин Насриев, Үзбәкстан Республикасының туризмны үстерү буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Абдулазиз Аккулов, шулай ук имамнар, аксакаллар, хаҗ төркемнәре җитәкчеләре, туристик оешмалар вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Фариддин Насриев билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Үзбәкстан мөфтиятләре арасында гомуммөселман рухи мирасын һәм хәнәфи мәзһәбен кыйммәтләрен торгызу һәм саклау өлкәсендә ныклы эшлекле элемтәләр урнашкан. Бу уңайдан ул очрашуда катнашучыларга Бохарада күренекле татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанига истәлек тактасы ачылуы хакында искәртеп узды.

 «Үзбәкстан дөньякүләм ислам рухи мирасы өчен зур кыйммәткә ия булган истәлекле урыннарга бай. Моны истә тотып, зиярат туризмын үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә.  Мөселманнар  республикага нәкъ менә әлеге линия буенча сәяхәт кыла ала. Татарстан халкына Үзбәкстанга, аның изге урыннарын күрү максаты белән сәфәр кылу, кызыклы һәм файдалы булыр иде дип ышанам», – дип билгеләп үтте генконсул.

Алга таба Үзбәкстан Республикасының туризмны үстерү буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Абдулазиз Аккулов зиярат туризмының төп үзәкләре саналган мәдәни мирас объектлары турында сөйләде. Шуларның берсе – Ташкент каласы. Биредә «Хәзрәти Имам» истәлек комплексы һәм моннан 13 гасыр элек диярлек язылган уникаль Коръән саклана торган музей урнашкан. Изге урыннарга сәфәр кылырга яратучыларга шулай ук Сәмәрканд янындагы имам әл-Бохари истәлек комплексы, Бохарадагы җиде изге суфый комплексы, ачык һавадагы музей-шәһәр – Хивәнең мәдәни һәйкәлләре кызыклы булачак. Моннан тыш, мөселман туристлары сәяхәтләрен төрле мәдәни программалар белән баета ала: Коръән һәм ислам каллиграфиясе күргәзмәләре, мөәзиннәр бәйгесе, мөселман курортларында ялны оештыру, хәләл тау туризмы һәм башкалар.

Тәкъдим итү чарасында Үзбәкстанда зиярат туризмын үстерү планнары хакында да сүз булды. Аерым алганда, якын киләчәктә мөселман сәяхәтчеләренең таләпләренә җавап бирердәй кунакханәләр һәм җәмәгать туклануы урыннары санын арттыру, әлеге урыннарда, шулай ук автобус станцияләрендә, туристик һәм сәүдә үзәкләрендә намаз уку һәм тәһарәт алу өчен өстәмә шартлар булдыру һ.б.лар планлаштырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы