Буа районында яңа мәчет ачылды

16 сентябрь 2019 ел 14:26
Буа районында яңа мәчет ачылды

Кичә, Мөхәррәм аеның 16-нчы көнендә,  Буа районы Иске Суыксу авылында «Исламгали» мәчетен ачу тантанасы узды. Чарада Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдус Гыйззәтов, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, казый Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, авыл халкы һәм күпсанлы кунаклар катнашты.

Үзенең сәламләү чыгышында имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов Иске Суыксуның Буа районында иң зур авыллардан саналуын, ә «Исламгали» мәчетенең әлеге авылдагы алтынчы Аллаһ йорты булуын билгеләп үтте. Корбан бәйрәмендә биредә беренче гает намазын уздырырга өлгергәннәр.

«Исламгали» мәчетен май аенда төзи башлаганнар һәм җәй эчендә эшләп тә чыкканар. Мәчетнең исемен авыл халкы киңәшләшеп сайлаган: алар мәчетне иганәче Илдар Гыймадиевның әтисе хөрмәтенә атаганнар. Гыйбадәт йорты бинасын төзүдә ярдәмне күрше-тирә авылларда яшәүчеләр дә күрсәткән. Мәчетнең мәйданы 80 кв.м.ны тәшкил итә. Ике катлы бинада ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар, тәһарәтханә, уку бүлмәләре урнашкан. Мәчет 300 кешегә исәпләнгән.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы