Россиядәге беренче ислам фәннәре докторларына дипломнар тапшырылды

18 сентябрь 2019 ел 16:44
Россиядәге беренче ислам фәннәре докторларына дипломнар тапшырылды

Татарстан башкаласында Болгар Ислам академиясе докторантурасын беренче тәмамлаучыларга дипломнар тапшырдылар. Кол Шәриф мәчетендә узган тантаналы чарада Россия Баш мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясенең учредительләр советы рәисе Илфар хәзрәт Хәсәнов, ректор Данияр Абдрахманов һәм башкалар катнашты. 

Ике еллык курстан соң, ислам фәннәре докторы исеменә алты кеше лаек булды. Алар - ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының җаваплы сәркатибе, Евразия ислам советы рәисенең фәтвалар буенча урынбасары Рөстәм хәзрәт Нургалиев, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы әгъзасы, Россия ислам институты мөгаллиме Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин, Казан ислам университеты каршындагы Коръән хафизларын әзерләү үзәге директоры Рөстәм хәзрәт Фәизов, Казан ислам университетының Коръәнне өйрәнү һәм аңлату укытучысы Рәшит хәзрәт Сибгатулин, Дагыстан ислам университеты шәригать фәннәре укытучысы Әмир Мәүлетов, шулай ук Мирадил Хәйдәров.

Академияне тәмамлаучыларның кайберләре эшләрен гарәп телендә яклаган.

Рөстәм хәзрәт Нургалиевның диссертация темасы «Шиһабетдин Мәрҗаниның «Аңлаешсызлыкларны бетерү өчен искәрмәләр» хезмәтендә ислам юриспруденциясенең методологик мисаллары: тикшеренүләр һәм фәнни редакцияләү (тәхкыйк)» дип билгеләнде. Тикшеренү эше барышында доктор Шиһабетдин Мәрҗаниның шәхесен һәм хезмәтләрен җентекләп өйрәнгән. «Рус чыганакларында Мәрҗаниның тарихчы, фәлсәфәче булуы искәртелә, әмма аның ислам хокукы өлкәсендә галим булуы әйтелми. Татар дин галиме хезмәтләрен өйрәнүдәге әлеге буш араны тутырасым килде», ‒ дип билгеләп үтте ул. 

Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин «Абу Зейд Ад-Дабуси: аның хәнәфи мәзһәбен үстерүгә керткән өлеше һәм методологиясе» дигән фәнни эш белән чыгыш ясады. Гыйльми дәрәҗәгә дәгъва кылучы XI гасырның күренекле факихы Абу Зейд Ад-Дабусиның тормыш юлын һәм аның ислам хокукының актуаль сорауларын дәлилләү ысулларын өйрәнгән. 

"Татар-информ" фотолары файдаланылды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы