Татарстан мөфтие Варшавада ОБСЕның еллык киңәшмәсендә катнаша

19 сентябрь 2019 ел 11:35
Татарстан мөфтие Варшавада ОБСЕның еллык киңәшмәсендә катнаша

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу көннәрдә Польшада эшлекле сәфәр кыла. Биредә, Варшавада, Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешманың (ОБСЕ) кешеләр үлчәнешендәге бурычларны үтәүне күзәтү буенча еллык киңәшмәсе уздырыла. Анда катнашучылар Оешманың кешеләр үлчәнеше өлкәсендәге бурычларны үтәвенә йомгак ясаячак, моның белән бәйле проблемалар турында фикер алышачак, тәҗрибә уртаклашачак һәм бу өлкәдәге вәзгыятьне яхшырту өчен тәкъдимнәр кертәчәк. Милли, төбәк һәм җирле дәрәҗәләрдә демократия, фикер, вөҗдан, дин иреге, кеше хокукларын яклау һәм терроризмга каршы көрәш һәм башка темаларга аерым игътибар бирү күздә тотыла. Татарстан мөселманнары башлыгы утырышка ел саен Россиянең күпконфессияле һәм күпмилләтле җәмгыяте шартларында мөселман дини оешмалары эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча эксперт сыйфатында җәлеп ителә.

Моннан тыш, быел Камил хәзрәт «Урталыкны эзләгәндә: хәзерге заманда дин һәм секулярлаштыру» темасы буенча сайд-ивентта модератор буларак та катнаша. ОБСЕ киңәшмәсе кысаларында оештырылган әлеге мәйданчык утырышы барышында дөньяви дәүләтләрдә диннең роле арта баруы һәм җәмгыятьтә рухилыкның үсүе турында фикер алышалар. Сайд-ивент эшендә Россия мөселманнарының Дини җыены мөфтие, Чувашстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Россия Динара советы һәм Мәскәү Патриархаты вәкиле Сергей Мельник, Россия инҗил христианнарының берләшкән берлегенең Төньяк-Көнбатыш федераль округында вәкиле, епископ Дмитрий Шатров, шулай ук башка дин, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр катнаша.

Камил хәзрәт түгәрәк өстәл темасы буенча чыгышында болай дип билгеләп үтте: “Дөньяви җәмгыять атеистик дигән сүз түгел. Ул гражданнарга дин ирегенә тигез хокук бирә һәм диннәрнең һәркайсына һәм атеизмга карата нейтралитет саклый. Алайса ни өчен уку йортларында яулык киеп йөрү хокукы турында сораулар туа? Безгә: “Чөнки без дөньяви дәүләттә яшибез”,– диләр. Ә атеист иманлы кешегә караганда күбрәк хокукларга ияме?”

ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы диннең аерым кеше тормышында тоткан урынына да тукталды. Ул дин дәүләттән аерылган булса да, җәмгыятьтән аерылмаган, дигән фикер җиткерде: "Аллага һәм Кыямәт көненә ышану кебек, кешене җинаять кылудан тыеп кала торган тагын да нәтиҗәлерәк корал юк. Ышану, иман – һәр кешенең үзенә күрә эчке полиция хезмәткәре”. Сайд-ивент утырышы дәвам итә.

Кешеләр үлчәнеше (HDIM) буенча киңәшмә ел саен Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешманың демократик институтлар һәм кеше хокуклары буенча бюросы тарафыннан Оешмага керүче әгъза-дәүләтләр, хезмәттәшлек буенча партнерлар, гражданлык җәмгыяте һәм халыкара оешмалар өчен платформа сыйфатында кешеләр үлчәнеше өлкәсендәге проблемалар турында фикер алышу, алдынгы тәҗрибәләр һәм алга таба камилләштерү буенча тәкъдимнәр белән уртаклашу максатыннан оештырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы