Казанда Апанай мәчетенең 250-еллыгы билгеләп үтеләчәк

23 сентябрь 2019 ел 16:41
Казанда Апанай мәчетенең 250-еллыгы билгеләп үтеләчәк

Апанай мәчетенең 250 еллыгы уңаеннан «Апанай мәчете: тарихы һәм бүгенгесе» дигән темага фәнни-гамәли конференция уздырыла.

Конференциядә мәртәбәле кунаклар, Республиканың күренекле дин әһелләре, галимнәр катнашуы көтелә. Конференция кысаларында Апанай мәчетенең тарихы һәм бүгенгесе, татарларда дини мәгариф системасының формалашуы,  Апанаевлар нәселе варисларының язмышы,  Апанай мәчете карамагындагы “Касыймия” мәдрәсәсе тарихы турында чыгышлар ясалачак; Апанай мәчете турындагы фильмның презентациясе булачак.

Конференцияне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан шәһәренең Апанай мәчете белән берлектә уздыра.

Белешмә: Апанай мәчете  Апанай мәчете –  Казанда Екатерина II боерыгы белән 1768-1769 елларда төзелгән ике таш мәчетнең (беренчесе - Мәрҗани мәчете) берсе.  Ул вакытта Иске Татар бистәсендә яшәүчеләр Рәсәй патшабикәсеннән таш мәчетләр төзергә рөхсәт сорыйлар. Патшабикә уңай җавап бирә. Бу уңайдан кызыклы тарихи бер факт. Ул заманда мәчетләр төзелешенә каршы чыгучылар була, бигрәк тә манаралар биеклеге эчләрен пошыра. Шул чакта Әби патшаның: “Мин аларга җирдәге урыннарын күрсәттем, ә күк минем биләмә түгел!” - дигән сүзләре мәгълүм.

Апанай мәчете ТатҮБКПрезидиумының  карары нигезендә 1930 елда  ябыла. Совет чорында манара, мәчет залларының гөмбәзләре җимерелә, ә эчке як өч катка бүленә. Декоратив элементларның күбесе юк ителә. Бинада балалар бакчасы урнаштырыла.

1995 елда мәчетне мөселман мәхәлләсенә кайтаралар. Шул вакыттан алып, фаҗигале төстә вафат булган көненә кадәр, мәчетнең имамы мәшһүр дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов булды. Апанай мәхәлләсе бөтен Россиягә билгеле булган “Иман” нәшрияты эшчәнлеген дәвам иттерә.

1997-2011 елларда Апанай мәчетендә комплекслы төзекләндерү эшләре үткәрелде. Манара, михраб, эчкеяктагыикеэтажыторгызыла.  

Мәчет федераль әһәмияткә ия һәйкәлләр исемлегенә керә.

Үткәрү вакыты: 27 сентябрь, 2019 ел

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Батурин ур. 7А

ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты

Башлану вакыты: 09:30

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы