5 октябрьдә Татарстанның Әгерҗе мөхтәсибәтендә Россия мөселман дөньясында хатын-кызлар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салучы һәм казыя Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел тулга багышланган фәнни конференция узачак. «Мөхлисә Буби – милләтебезнең якты йолдызы» дип исемләнгән әлеге чарада Татарстан, Башкорстан, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, Оренбург, Мәскәү һәм башка төбәкләрдән 200-ләп делегат катнашуы көтелә. Алар арасында – Россия төбәкләре мөфтиләре, галимнәр, имамнар, мәдрәсә мөгаллимнәре.
Конференция кысаларында Мөхлисә Буби яшәгән чорда һәм бүген мөселман хатын-кызының җәмгыять үсешендә тоткан урыны темасы төрле яклап каралачак. Фәнни чарада катнашучылар шулай ук Иж-Бубый авылы тарихы музее һәм тарихи объектлары белән танышачак,Мөхлисә Бубиның абыйсы – күренекле татар дин белгече һәм мәгърифәтчесе Габдулла Буби каберен зиярат кылачак, галимнәрнең рухына дога укыячак.Моннан тыш, конференция барышында «Минем гаиләм тарихында Иж-Бубый мәдрәсәсесенең эзләре» дигән темага эсселар бәйгесе һәм «Яраткан мәчетем» балалар рәсемнәре бәйгесе узачак.
Искәртеп үтик: 2019 елның 6 мартында ТР мөселманнары Диния нәзарәте Мөхлисә Бубиның 150 еллыгы уңаеннан «Мөхлисә Буби «феномены», яки татар мөслимәләренең гаиләдә һәм өммәттә тоткан урыны» дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырды. Түгәрәк өстәл утырышына җыелучылар – дин, җәмәгать эшлеклеләре бүгенге мөслимәләрнең проблемалары һәм аларның иҗтимагый тормышта һәм гаиләдә тоткан урыны, гаилә институтын ныгыту һәм саклап калу, шәригать кануннары буенча гаилә кору мәсьәләләрен күтәрде.
Россия мөселман дөньясында хатын-кызлар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салучы һәм казыя Мөхлисә Буби (Бубый) 1869 елның 6 мартында (иске стиль буенча 21 февралендә) Вятка губернасы Сарапул өязе Иж-Бубый авылында (хәзерге Әгерҗе районы Иж-Бубый авылы) мулла гаиләсендә туа. 1917 елның 1-10 май көннәрендә Мәскәүдә узган Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда аны Мөселманнар Диния нәзарәте әгъзасы һәм казый итеп сайлыйлар. Беренче казыялардан була ул. 1917 елдан Уфада эшли, Диния нәзарәтенең гаилә эшләре бүлеге белән җитәкчелек итә, метрикә кенәгәләрен тутыру, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу, дәгъват һ.б. эшләр белән шөгыльләнә. Мөхлисә Буби «Башкорстандагы контрреволюцион буржуаз-милләтчел оешма әгъзасы» булуын күрсәткән яшерен белешмә нигезендә 1937 елда кулга алына. Аны һәм тагын 6 мөселман зыялысын, революциягә каршы милләтчел эшчәнлек алып баруда, чит ил разведкасы белән элемтә тотуда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. 1937 елның 23 декабрендә Мөхлисә Бубига чыгарылган хөкем карары үтәлә – ул Уфа шәһәрендә атып үтерелә. 1960 елда аклана.