Татарстан Президенты үзенең еллык Юлламасында Исламның олы ролен билгеләде

25 сентябрь 2019 ел 12:22
Татарстан Президенты үзенең еллык Юлламасында Исламның олы ролен билгеләде

Бүген, Мөхәррәм аеның 26-нчы көнендә, Татарстан Президенты VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юллама белән чыгыш ясады. Чара С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узды. Анда Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзенең чыгышын рухи-мәдәни мәсьәләләрдән башлап җибәрде һәм аерым игътибарны Исламның җәмгыятьтәге олы роленә юнәлдерде. Диния Нәзарәте матбугат хезмәте үз карашы буенча Татарстан Президентының еллык Юлламасыннан иң мөһим цитаталарны сайлап алды.

Ислам динен кабул ителүнең 1100-еллыгы турында:

«2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителүгә 1100 ел тула. Бу датага багышланган чараларны бүгеннән үк әзерли башларга кирәк. Әлеге вакыйга исламның Россиядә иң алдынгы диннәрнең берсе буларак формалашуында зур роль уйнады».

Традицион диннәрнең социаль роле турында:

«Без диннәр, барыннан да элек христианлык һәм ислам арасында тупланган диалог тәҗрибәсен кадерлибез.  Традицион конфессияссияләрнең арта барган социаль ролен билгеләп узарга кирәк. Аларның абруе һәм актив позициясе бүген дини экстремизм таралуга җитди киртә булып тора».

Диннәр арасындагы тату мөнәсәбәтләр турында:

«Республика казанышларының нигезе булып милләтара, конфессияара тынычлык һәм гражданлык  татулыгы, халкыбызның бай тарихи һәм мәдәни һәм рухи мирасы тора».

ТААСРның 100 еллык юбилее уңаеннан рухи мирасны саклауга юнәлтелгән чаралар күреләчәге турында:

«ТААСРның 100 еллык юбилее безне республиканың барлыкка килү чорына, аның героик юлына һәм хәзерге дәүләтчелегебезгә мөрәҗәгать иттерә. Шуңа күрә дә 2020 ел Татарстанда ТААСРның 100 еллыгы елы дип игълан ителде. Якын киләчәктә халыкара, федераль,  социаль-мәдәни, фәнни проектларны һәм форумнарны, тарихи һәм рухи мирасны саклауга юнәлтелгән чараларны үз эченә алган юбилей чаралары программасы башланып китәчәк».

Мөселман илләре белән багланышлар турында:

«Мөселман илләре белән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме, шулай ук «KAZANSUMMIT» форумы кысаларында башкарыла торган эшне аерым билгеләп үтәсе килә».

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы