Мөфти VII Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумын сәламләде

25 сентябрь 2019 ел 13:23
Мөфти VII Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумын сәламләде

Бүген, Мөхәррәм аеның 26-нчы көнендә, Татарстан мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумының икенче көне дәвам итте. Әлеге күркәм чара республикабызның мәдрәсәләре һәм югары ислам уку йортлары җитәкчеләре, кафедра мөдирләре, мөгаллимнәр катнашында узды. Форум традицион рәвештә Коръән уку белән башланып китте. Изге Китаптан аятьләрне Буа мәдрәсәсе мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов укыды һәм дога кылды.

Бүген еллык педсоветка килүчеләрне беренче булып мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Татарстан мөселманнары башлыгы гыйлем алуның һәм Коръәнне дөрес укуның, аңлауның мөһим мәсьәләләренә тукталды, шушы юнәлештә яшь буынны һәм өммәтне тәрбияләүдә мөгаллимнәргә уңышлар теләде, әлеге форум барышында ислам уку йортларының мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләре буенча фикер алышуларда актив катнашырга чакырды. Моннан тыш, мөгаллимнәр алдында мөфти хәзрәт үзенең сөенече белән дә уртаклашты: Татарстан мөфтияте мәктәп проектын тормышка ашыру өчен Казанның Совет районында 2,2 гектар мәйданга ия җир участогы алды. Биредә барлык заманча мөмкинлекләрне үз эченә алган бина булдырылачагы хакында җиткерелде.

Алга таба Татарстан мөфтие мәгариф өлкәсендәге күпьеллык казанышларын билгеләп үтү максатыннан Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшинга күкрәк билгесе тапшырды. Әлбәттә, бүләкләүләр, рәхмәт сүзләре моның белән генә төгәлләнмәде: узган уку елында үрнәк ачык дәресләр биргән дини мәгариф оешмасы мөгаллимнәренә рәхмәт хатлары һәм шәкертләргә исемле стипендияләр тапшырды. Шул рәвешчә, барлыгы 15 мөгаллим һәм 9 шәкерт билгеләп үтелде.

Чираттагы сәламләү сүзе белән мөфти урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте. Ул Татарстанда ислам мәгариф системасының формалашуы бар яктан төгәлләнүе хакында белдерде, алай гына түгел, беренче ислам докторларын күрү шаһитләре булуыбыз хакында җиткерде: “Шунысы куанычлы: Россиядәге хәзерге алты докторның дүртесе РИИны тәмамлаган шәкертләр. Бу исә Казаныбызда ислам белем бирү дәрәҗәсенең никадәр дәрәҗәдә югары булуы хакында сөйли”.

Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсенең Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Айнур Солтанов үзенең чыгышында шулай ук мөһим мәсьәләләрне күтәрде. “Хәзерге вакытта сезнең тарафтан халыкны дини-рухи яктан агарту буенча зур эш алып барыла, боларның барысы өчен дә зур рәхмәт, киләчәктә дә сезгә уңышлар юлдаш булсын. Үз эшчәнлегегездә ике мәсьәләгә игътибар бирүегезне сорар идем: беренчесе – һөнәри әзерлекле профессионаллар әзерләү (биредә уку йортларын тәмамлаучыларның үз һөнәре буенча эшкә урнашулары күздә тотыла), икенчесе – үз эшчәнлегегездә милли-төбәк компонентларыннан киң файдалануыгызны телим: “Соңгысы аеруча мөһим: татар халкы һәм Идел буенда яшәүче халыклар тарихы, иске татар язуы (иске имля), татар халкының тарихи бай мирасын өйрәтүгә зур игътибар бирик, булачак дин әһелләре өчен үткәнеңне белү, рухи кыйммәтләрне саклау зур игътибар үзәгендә булырга тиеш”.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Рәмис Мөзипов мәгариф өлкәсенә караган законнар, хокукый-норматив документлар, уку йортлары алдына куелган таләпләр хакында мәгълүмат бирде.

Рәсми сәламләүләрдән соң форум лекторларның чыгышы белән дәвам итте. Спикерлар арасында – Болгар ислам академиясе профессоры, мөгаллиме Мөхәммәд Айман Әл-Захрави һәм Малайзиянең халыкара ислам университеты факультеты деканы Эльмира Әхмәтованың доклады күпләрдә зур кызыксыну уятты.

Бүген көн дәвамында шулай ук урта дини мәгариф стандартларында гражданлык компетенцияләрен тормышка ашыру, мөселман мәгариф оешмаларын иҗтимагый аккредитацияләү, дини уку йортларында үткәрелгән ачык дәресләрнең мөһимлеге, инновацион методлар турында сөйләячәкләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы