Казанда беренче тапкыр русчага тәрҗемә ителеп "Әнвәруль-гашыйкин" китабы бастырылды

28 сентябрь 2019 ел 20:10
Казанда беренче тапкыр русчага тәрҗемә ителеп "Әнвәруль-гашыйкин" китабы бастырылды

Казанда Языҗиуглы Әхмәт Биджанның «Әнвәруль-гашыйкин» («Светоч любви») хезмәте рус теленә тәрҗемә ителде һәм бастырылды. Ислам дөньясында танылган һәм популяр хезмәтнең тәрҗемәсе тәүге мәртәбә рус телендә башкарылды. Гәрчә 1917 елгы инкыйлабка кадәр ул татар имамнарының өстәл китабы булып торган, мәдрәсәләрдә әсбап буларак укытылган һәм оригинал телендә өйрәтелгән, чөнки иман, ислам һәм ихсан буенча нигезле хезмәт булып торган. Китапны яттан белгәннәр, буыннан буынга сөйләп тапшырганнар, әмма Совет заманында бу гадәт туктатыла. 

Диния Нәзарәтенең татар дини мирасны саклау һәм тарату эшчәнлеге кысаларында "Хозур" Нәшрият йорты бу китапны өммәтебезгә кайтара. Ул дин кардәшләребезнең шәхси китапханәләрендә түрдәге урынын табар дип өметләнәбез.

Китапны "Хозур" нәшрият йортының фирма кибетеннән сатып алып була. Адресы: Казан, Тукай ур., 36.  Тел.: +7 903 305 45 33(43).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы