Чистайда янәдән «Ир-атлар лабораториясе» үз эшен башлап җибәрде

30 сентябрь 2019 ел 10:01
Чистайда янәдән «Ир-атлар лабораториясе» үз эшен башлап җибәрде

28 сентябрь көнне Чистай мөхтәсибәте проекты кысаларында «Ир-атлар лабораториясе» дип исемләнгән бик кызыклы һәм мавыктыргыч чара узды. «Иман» мәчете бинасында урнашкан ир-атлар лабораториясе инде 2 елдан артык эшли, аның бурычы-яшь малайларны ир-ат һөнәрләренә һәм күнекмәләренә өйрәтү. Әлеге проектның җитәкчесе – Зөлкарнәев Илфак, ул малайларны бар нәрсәгә дә өйрәтә. Проект тулы булмаган гаиләләрдә һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләргә зур игътибар бирә.

Балалар өчен станцияләр аша узу нигезендә кызыклы чара оештырылды. Биредә «Пешекче», «Сантехник», «Столяр», «Электрик» станцияләре бар иде. Шулай ук ЮХИДИ ветераннары Советы вәкиле, «Куркынычсыз юл хәрәкәте» ДБУ профилактика бүлеге башлыгы урынбасары Олег Кирсанов һәм «Куркынычсыз юл хәрәкәте» ДБУ Чистай бүлеге җитәкчесе Светлана Сидорова катнашкан «ЮХИДИ» станциясе дә кертелде.

Балалар төрле сорауларга җавап бирделәр, тизлеккә бәрәңге чистарттылар, кагыйдәләр нигезендә велосипедта йөрделәр, юл йөрү билгеләрен җыйдылар, лампочка бордылар, ишек тоткасын төзәттеләр һәм су агызу җайланмасын алыштырдылар.

Нәтиҗәләр буенча балалар грамоталар белән бүләкләнде. Чара тәмамланганнан соң барысын да тәмле кичке аш көтә иде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы