2 октябрьдә Казанда Диния Нәзарәтенең «Лекторий» яшьләр проекты кысаларында чираттагы ачык лекциясе укылачак. Очрашуда дин һәм фәннең тыгыз бәйләнеше, кешенең Җир шарында урыны һәм роле, Ислам тәгълиматларының фәнни дәлилләре, Исламның фәнни ачышларга мөнәсәбәте турында сүз барачак.
Спикер буларак Россия ислам институты мөгаллиме, гакыйдә һәм Хәнәфи мәзхәбе буенча мәкаләләр һәм китаплар авторы Әхмәт әл-Хәнәфи чыгыш ясаячак.
Керү — ирекле. Лекция Кол Шәриф мәчетендә 18.30-да башлана.