Кичә Казанда Диния Нәзарәтенең «Лекторий» яшьләр проекты кысаларында чираттагы ачык лекциясе укылды. Очрашуда дин һәм фәннең тыгыз бәйләнеше, кешенең Җир шарында урыны һәм роле, Ислам тәгълиматларының фәнни дәлилләре, Исламның фәнни ачышларга мөнәсәбәте турында сүз барды.
Спикер буларак Россия ислам институты мөгаллиме, гакыйдә һәм хәнәфи мәзһәбе буенча мәкаләләр һәм китаплар авторы Әхмәт әл-Хәнәфи чыгыш ясады.
– Кешеләр ни өчен яшәве турында уйламыйлар, яки, адәм баласының бу дөньяга килүенең максаты беренче чиратта Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу икәнлеген оныталар, – диде хәзрәт. – Еш кына: "Мин үз гаиләм өчен яшим", "Минем тормышым – минем эшем", – дигән гыйбарәләрне ишетергә туры килә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Кеше илә җенне Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә халык кылдым”, – ди. Мөселманнар бу хакта еш кына оныталар.
Спикер үз лекциясен менә шундый кереш сүз-мөрәҗәгать белән башлап җибәрде һәм үз чыгышын дөньяның, яшәешнең барлыкка килүе, философ-материалистларның һәм дин тотучыларның күпгасырлык бәхәсләре, секуляризмның куркынычлыгы турында сөйләве белән дәвам итте. Лекциянең тагын бер темасы – фән һәм диннең бер-берсенә каршы килүе һәм/яки каршы килмәве булды.
– Әгәр дә фәнне Карл Поппер һәм аның тарафдарлары кебек тар итеп аңламасак, дин белән фән бер-берсенә каршы килми, – дип аңлатты спикер. – Алар бер-берсен кире какмый: физика Галәм төзелешен өйрәнү белән шөгыльләнә, ә дин гыйлеме – Аллаһы Тәгаләнең барлыгы яки Мәңгелек тормыш мәсьәләләре белән шөгыльләнә.
Лекциядә күтәрелгән өченче сорау – рухи кризислар. "Минемчә, рухи кризис – файдалы да әле. Ул имансыз кешене дингә килергә, көндәлек ыгы-зыгыдан чыгарга, зуррак төшенчәләр турында уйланырга мәҗбүр итә ала. Ә иманлы кешене ул үз тормышының һәм көнкүрешенең, үз сәламәтлегенең кыйммәтле әйберләр булуын аңлауга этәрә.
Әңгәмә ахырында катнашучылар остазга сораулар да бирә алды. Сораулар бик кызыклы, мавыктыргыч иде. Аларның берсе, мәсәлән, атеизм таралуның сәбәпләре турында булды. "Сәбәпләр күп, – дип җавап бирде остаз. – Психологик сәбәпләр бар, моданың йогынтысы бар. Дөрес булмаган күренешләрнең таралуы – мода аркасында: атеистны нигәдер прогрессив, алдынгы, фәнни карашлы дип саныйлар... Әгәр дә кеше дини булса, артта калган диләр. Әмма психологик сәбәпләр дә бар. Әйтик, психолог Пол Витц атеизм күп очракта әти белән мөнәсәбәтләрдә килеп чыга, ди. Ул күп кенә атаклы, мәсәлән, Ницше, Шопенгауэр, Фрейд кебек атеистларның биографиясен күзәтә, һәм барлык очракларында да аларның әти белән катлаулы мөнәсәбәтләр булуын яки әтиләре булмауны ачыклый", – дип җавап бирде Әхмәт остаз.
Исегезгә төшерәбез, «Лекторий» кысаларында катнашучыларны танылган спикерлар катнашында ай саен кызыклы лекцияләр һәм дискуссияләр көтә. Киләсе очрашуда катнашучылар, чакырылган остазлар белән бергә, Ислам кысаларында эволюция теориясе турында фикер алышачак.