Татарстан мөхтәсибәтләрендә Өлкәннәр декадасы дәвам итә

03 октябрь 2019 ел 15:35
Татарстан мөхтәсибәтләрендә Өлкәннәр декадасы дәвам итә

Татарстанда дәвам итүче Өлкәннәр декадасында республика мөхтәсибәтләре аеруча активлык белән катнаша. Олы яшьтәге авыл имамнары һәм абыстайлар бу көннәрдә хөрмәт, игътибар һәм бүләкләргә күмелә.

Мисал өчен, шушы көннәрдә мөхтәсибәтләрдәге барлык җыелышлар, утырышлар һәм чаралар Өлкәннәр көненә багышланып, тантаналы рәвештә әби-бабайларны котлаудан башланды. Шундый җыелышларның берсе Сабада узды. Махсус бәйрәм җыелышының мөхтәрәм катнашучыларын - өлкән яшьтәге имамнарны Саба районы прокуроры Зөфәр Абитов, Саба районы үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов һәм Саба районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Марат Кәримов котлады. Алар хәзрәтләргә фидакарь хезмәтләре, җәмгыятьтә дини гыйлемне арттыру һәм халыкны әхлакый тәрбияләү өлкәсендәге тырышлыклары өчен, шулай ук район һәм авыл җирлекләре тормышында актив катнашканнары өчен олы рәхмәтләрен белдерде.

Яңа Чишмә, Чистай, Алабуга, Әлмәт һәм башка мөхтәсибәтләрдә дә өлкәннәрне игътибарсыз калдырмаганнар: аксакал һәм абыстайларны, мәчеткә йөрүче әби һәм бабайларны күчтәнәчләр белән сыйлап, алар хөрмәтенә аш мәҗлесләре уздырганнар, вәгазь укыганнар, дога кылганнар.

Ә Әлмәт мөхтәсибәтенең татар “Нур” мәктәбендә өлкәннәр өчен бәйрәм кичәсен балалар оештырган. Мәктәп укучылары әби-бабайларын чакырып, аларга әзерләгән шигырьләрен сөйләде, ятлаган догалар укыды, үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы