Өлкәннәр декадасында Нәзарәт Казан аксакалларын тәбрикләде

03 октябрь 2019 ел 16:52
Өлкәннәр декадасында Нәзарәт Казан аксакалларын тәбрикләде

Бүген, сәфәр аеның 4-нче көнендә, Казан шәһәренең Мәрҗани мәчетендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтнең Аксакаллар шурасы башкалабыз мәчетләренә йөрүче мөхтәрәм затларны, сугыш ветераннарын, өлкәннәрне, остазларны җыеп, Коръән ашы уздырды.

Әлеге күркәм мәҗлескә җыелучыларны беренче булып Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов сәламләде. Ул Нәзарәт каршындагы оешманың алты ел дәвамында уңышлы эшләп килүен әйтә, шул ук вакытта башкала кысаларындагы эшчәнлекне көчәйтү кирәклеген ассызыклый. Шушы максаттан чыгып үткән Пленум утырышында Аксакаллар шурасы рәисенең урынбасары итеп Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов билгеләнде һәм аның кандидатурасы барлык мөхтәсибләр тарафыннан хупланды, дип хәбәр бирде Айрат хәзрәт. Мәрҗани мәчетенә җыелган йөзгә якын аксакал Мансур хәзрәтнең әлеге җаваплы вазифага билгеләнүен бик куанып кабул итте.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасының Казан бүлеге алдында бик зур бурычлар тора, - дип ассызыклады Мансур хәзрәт Җәләлетдинов үзенең сәламләү сүзендә. - Без, аксакаллар, нәзарәт тарафыннан хәл ителәсе күп мәсьәләләрне чишүдә терәк функциясен башкарабыз. Халык белән эшләү, милли үзенчәлекләрне һәм туган телне саклау, мөселманнарның хокукларын яклау, яшьләрдә әдәп-әхлак төшенчәләрен тәрбияләү, мәктәпләрдәге яшүсмерләр белән шөгыльләнү, зиратларны тәртипкә китерү шушы һәм башка сорауларны өйрәнү – безнең төп бурычыбыз. Шуларга игътибарлы булсак, картайгач безгә дә игътибарлы булырлар, мөгаен.

Бүгенге мәҗлескә Казан мәчет-мәхәлләләреннән үрнәк, тырыш, булдыклы, тәҗрибәле шәхесләр чакырылды. Алар арасында очрашуга танылган тарихчы, археолог, көнчыгыш белгече Альберт Борһанов һәм шулай ук тарихчы, академик Энгель Таһиров чакырылган иде. Мөхтәрәм зыялы галимнәр Казан шәһәре зиратларындагы кабер ташларын өйрәнү, рухи-дини мирасны саклау һәм халыкка җиткерү буенча теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Шулай ук очрашу барышында татар дин әһелләренең күркәм хезмәтләрен таныту буенча түгәрәк өстәлләр оештыру, кабергә барып догалар кылу буенча кайбер фикерләр әйтелде. Айрат хәзрәт Әюпов, нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Тәфсир елы уңаеннан Шәйхелислам Әл-Хәмидинең “Иткан” тәфсире буенча Ислам динен кабул итүгә мең ел исемендәге Казан югары мәдрәсәсендә эчтәлекле һәм нәтиҗәле конференция үткәрүдә зур тырышлык күрсәткәне өчен Ильяс хәзрәт Җиһаншинга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук татар дини мирасын беренче мөселман телевидениесе “Хозур ТВ” каналын булдыру өстендә зур тырышлыклар күрсәткәне өчен Казан шәһәре аксакаллары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм “Хозур” нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллинга тирән рәхмәтләрен белдерделәр.

Алга таба Мәрҗани мәчете шәкерте Яхъя хәзрәт Суюнов Коръән укыды, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин арабыздан киткән мөхтәрәм хәзрәтләр, имамнар, остазлар, аерым алганда, Гарифулла хәзрәт Гайнуллин, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Габделхәбир хәзрәт Яруллин, Габделхак хәзрәт Саматов, Исхак хәзрәт Лотфуллин, Вафа хәзрәт Гыйлаҗи, Габделхак хәзрәт Садыйков, Гыйльмулла хәзрәт Хәлиуллин, Ризван хәзрәт Гаязов, Вәлиулла хәзрәт Якупов, Рәшидә абыстай Исхакый һ.б. күркәм дин һәм җәмәгать эшлеклеләренең рухларына дога кылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы