Мөфти «Многоликая Россия» Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде

04 октябрь 2019 ел 18:00
Мөфти «Многоликая Россия» Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде

Бүген, сәфәр аеның 5нче көнендә, Казанда «Многоликая Россия» XII Бөтенроссия ачык журналистлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Чарада ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, протоиерей Алексей Колчерин, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, "Татмедиа" җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, ВГТРК генераль директоры урынбасары Рифат Сабитов, Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның милли һәм дини нигездә экстремизмны профилактикалау һәм гомуммилли бердәмлекне ныгыту идарәсе башлыгы урынбасары Тимур Цыбиков һ.б.катнашты. Бәйге ел саен ММЧ-да төрле халыкларның мәдәният һәм традицияләрен, милләтләр һәм диннәр арасындагы тату мөнәсәбәт үрнәкләрен яктырту, шулай ук яшь буынны төрле халыкларның теленә, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү максатында уздырыла. 

Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин мәртәбәле кунак буларак протоиерей Алексей Колчерин белән бергә «Радиотапшырулар (репортажлар) циклы» номинациясендә җиңүчеләр һәм лауреатларны бүләкләү өчен сәхнәгә чакырылды.

– Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Әгәр фасикъ бер кеше сезгә (мөһим) хәбәр китерсә, (аның асылын) тикшереп белегез, югыйсә (гаепсез) кешеләрне белмичә, зыян китерерсез дә, шуннан (гаепсез булулары ачыкланганнан) соң (аларга) кылган нәрсәгез аркасында үкенерсез” (“Әл-Хүҗүрат” (Бүлмәләр) сүрәсе, 6-нчы аять). Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Адәм баласына ялган сөйләр өчен аның нәрсә ишетүен сөйләве дә җитә”. Башка бер хәдистә: “Гайбәт сөйләүче Җәннәткә керми”. Дин әһелләре һәм журналистлар бер үк диярлек хезмәт башкаралар: әгәр без мәчет мөнбәрләреннән динебез турында ике йөзләп кешегә сөйләсәк, ә сез массакүләм мәгълүмат чаралары аша меңләгән кешегә җиткерәсез. Шуңа күрә сезгә зур җаваплылык йөкләнгән, – дип билгеләп узды Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Соңыннан Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм протоиерей Алексей Колчерин номинациянең призлы урын ияләренә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Алар: «Радио Образ», Түбән Новгород (1 урын), ВГТРК ГТРК «Тула» - Радио России, Тула (2 урын) һәм ФГУП ВГТРК ГТРК «Татарстан» Казан филиалы (3 урын).

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы